Тәне суынып, сулышы туктап ун көн үлеп яткан әби күзен ача һәм…

-- Лэйсирэ

Мамадыш районы, Югары Козгынчы авылында яшәүче Миңнеямал апа 1953 елның кы­шын­да йөрәк чиреннән урын өс­тенә ава. Үтә дә ке­шелекле, якты кү­ңелле авылдаш­ларының авырып китүенә авыл халкы бик борчыла.

Сөйләшер хәле булганда Миңнеямал апа барчасы белән бәхилләшә, балаларына, өйдәгеләргә соңгы киңәшләрен бирә. Аннан соң телдән калып ун көн ята. Шуннан янә­шәсендә ясин укып утырган әтисенә тутырып карый да, күзләрен йома. Аяклары бозлана, тәне суына, сулышы туктый. Бу хәл җомга көнне була. Кечкенә балаларын алып кереп: “әниегез еракка китә, саубуллашып калыгыз”, — диләр.

Туганнары, елашып, озатырга әзер­ләнә. Миңнеямал апаның әтисе (ул мулла була) кинәт: “Кызым исән, җә­мәгать, сабыр итегез”, — ди.

Авылдашлары куркып аңа карыйлар, кайгысыннан акылга җи­ңеләйде дип уйлыйлар. Ул арада мулла абзый Миңнеямал апаның күз кабагын күтә­реп карый. җыелган халык авыруның күз алмасы бик акрын гына хәрәкәтләнүен күреп, “аһ!” итә. Боз кебек салкын гәү­дә бер атна бер хәрәкәтсез ята. ә икенче җомгада Миңнеямал апа күзләрен ача.

Янында утырган әтисен күреп: “Уф, Аллам, яңадан кайттым, мең рәхмәт сиңа!” — ди. Шуннан үзен юындырып, бер чынаяк чәй бирүләрен сорый. Мулла абзый: “Кызым, тегендә нәрсә күргәнеңне, берүк, кешегә сөйли күрмә”, — дип кисәтеп куя. Миңнеямал апада сәерлекләр икенче көнне үк сизелә башлый. Ул кинәт кенә: “Хәдичә кибеткә ме­нә, ә акчасын өендә онытып калдырды, бар әле, әти, 5 сум биреп тор, буш төшмәсен инде”, — ди.

Мулла абый, нык аптырап, кесәсенә акча тыгып кибеткә керсә, анда Хәдичә апа, чыннан да, алган әйберләренә акча түли алмыйча, бик уңайсызланып, кесә­ләрен актара. Алар кибеттән бергә чыгалар. Хәдичә апа бер җыенып чыккан көе Миңнеямалның хәлен белеп чыгам дип, мулла абыйга иярә. Юлда Казан больницасында операция көнен көтеп ятучы кияве турында уйлап бара: “Кияүнең бө­ерләренә операция ясасалар, эшкә яраксыз булып кала инде, кызым-балакаем балаларын ялгыз ничек тәрбияләр…”

Исәнләшеп керә, озак кына сөйләшеп утырганнан соң кайтырга кузгала. Шулчак Миңнеямал апа: “Хәдичә, киявеңә операция ясамыйлар, юкны уйлап борчылып йөрмә, аңа дарулар түгел, үзебезнең җир­дә үскән үләннәр, чә­чәкләр белән дәваланырга кирәк, соңга калганчы бүген үк чарасына тотын”, — дип, ике төрле үлән төнәтмәсе ясарга куша. Кызының моңарчы үлән-чәчәкләр белән дәвалау серләрен белүеннән хәбәрдар булмаган мулла абый хәйран кала, тик дәшми. “Кызың гомер буе рәхәт яшәр, киявең көзгә аякка басар”, — дип, Миңнеямал апа аягына баса. Хәдичә апа, куркып, аңа те­кәлә — ул бит аның уйларын укый!

Икенче көнне Миңнеямал апа: “Авылга фәлән кеше керде, минем хәлне дә белергә тели, әти, чәй куй әле”, — ди. Ярты сәгатьтән шул абзый килеп кергәч, әтисе артына авып китә яза. Миңнеямал апаның күрәзәчелек даны яшен тизлегендә тирә-як авылларга, районнарга тарала башлый. Тиздән хәтта күрше республикалардан ярдәм сорап, аңа кешеләр агыла башлый. Миңнеямал апа кеше сөйли баш­ла­ганчы ук аның кайсы җирләре авыр­­­туын әйтеп, дару үләннәреннән дәва әйтә. ә кайчагында: “Минем яным­да вакытыңны әрәм итмә, иртәгә үк фәлән больницага барып врачка күрен, чирең азып килә, сиңа кичекмәстән врач ярдәме кирәк”, — дип, авыруны кире бора.

Миңнеямал апаның кешеләр дәвалый башлаганына дистә еллар уза. Коммунистлар вакыты бит. Аның могҗизалы сәләтенә ышанмаучылар да була. Шуларның берсе — минем әти. әтинең Ямаш авылында яшәү­­­че апасы нык чирләп китә һәм Миңнеямал апага күренер өчен Козгынчыга килә. әтиләргә кереп: “Хамис энем, менеп кенә төшик әле”, — ди. әти мыр-мыр килсә дә, апасының күңелен төшерергә теләмичә, менеп китә­ләр. Югары Козгынчы кибете янында әти: “Апа, син бар, менеп күренә тор, мин 150 грамм салыйм да, кереп иманын укытам, ятмасын анда кеше башын бутап!” — ди. әти карап торышка куркыныч кеше булса да (ике метрга якын буйлы, таза гәүдәле, үтә кырыс чырайлы, коры сөйләшә), йомшак күңелле. 150 грамм да кергәч, йомшарып, уйлый: “Нигә бәйләнәм әле мин аңа? Хатыннар эч серләрен сөйләп бушансалар да әйбәт бит, дәвалый белмәсә, кадалып китсен шунда!” һәм тагын 150 грамм эчә дә, Миңнеямал апа янына кереп китә. Апа әтинең монда икәнен бөтенләй әйтмәгән була. әти, күңеле булсын дип, 50 тиен (ул вакытта акчаның кыйммәте бар) сәдака суза.

Миңнеямал апа: “Син дуңгыз, нәрсә дип эчеп кердең? Син оятсыз, кибет янында нәрсә дип калган идең? Нинди иманны укытасы идең? Синең дә иман бит ул, кадалырмын мин си­ңа!” — дип, шаклар катудан егылыр хәлгә җиткән әтине иске галошлар ата-ата куып чыгара. әти өйгә кадәрге ике чакрым араны бертуктамый йөгереп уза. Бу хәл ниндидер “каналлар аша” тирә-юньгә тарала, дус-ишләре әтидән: “Хамис, Миңнеямал апага сәдака бирәсе бар иде, кертеп кенә чык әле”, — дип, аннан ел буе көләләр.

Икенче вакыйга. Авыр тормышлы бер хатын инде шактый зур көмәнен төшерергә уйлый. Аның авырлы икәнен беркем белми. Врачка барып хәлен аңлата. Күп бала анасын врач сүксә дә, хәленә керә, авы­рын төшерәләр. Бу апа: “әгәр исән-сау котылсам, Миңнеямал апага хәер бирер идем”, — дип нәзер әйткән була. өйдәгеләр, авылдашлар сизмәсен өчен шул көнне үк кайтып китә. Миңнеямал апа янына кереп исәнләшүгә, кып-кызыл булып янып чыккан, күләре уттай янган Миңнеямал апа: “Кеше үтерүеңә, балаңнан котылуыңа сөенеп мендеңме, ул туса ачка үләрбез дип уйладыңмы? Миңа атап нәзер әйтә бит әле, оятсыз! Күземнән югал хәзер үк, монда эзең булмасын!” — дип куып чыгара.

Өченче вакыйга. Ямаш авылыннан бер апа, дуң­гыз сатып кайтышлый, сәдака бирергә керә. Миңнеямал апа аңа кайсы төшенә нәрсә дәва буласын җентекләп аңлата, киңәш бирә, ә теге апа сәдака сузгач: “Кирәкми, акчаң дуңгыз булып мыркылдый!” — дип, сәдакадан баш тарта. Икенче вакыт шул ук Ямаштан бер апа Миңнеямал апа биргән рецепт белән дәваланып тәмам аякка баса, рәхмәт йөзеннән сәдака бирергә китә. Юлда уйлый: “Биш сум бирсәм, күп була инде, балаларга күчтәнәч алырга калмый, өч сум бирсәм аз була, күпме бирим икән?” — ди. Шулай да 5 сум суза, чөнки рәхмәте чиксез була. Миңлеямал апа: “Синең өчен бик күп акча бу, өч сумы да җитә, ике сумына балаларыңа күчтәнәч ал, алары миннән булыр, бүтән алай балаларың авызыннан өзеп сәдака алып йөрмә, кабул булмый ул”, — дип, аркасыннна кагып озата.

Миңнеямал апага мең­нәрчә кеше рәхмәтле. Хәзерге “дәвалаучылар” кебек күзеңә карап кесәңә сими (тупас, ләкин башкача әйтә алмыйм — ачуым килә) иде шул ул, чыннан да дәвалый, чыннан да белә иде. Миңнеямал апаның үлгәненә күп еллар инде. Аны әле дә зур хөрмәт, ихтирам белән искә алалар. Зур урындагы җи­тәкченең сөйләгәне бар:

— Беләсеңме, мин дә йөрдем Миңнеямал апа янына, — дигән иде ул. — Минем шоферым батып үлде, гәүдәсен таба алмадылар. Миңнеямал апа янына киттем. “Борчылма, баткан җирендә калкып чыга, карап торыгыз”, — диде. Шуннан табып алуларын ишеткәч, шаккаттым. Шуннан чирләгән чакларымда һәрвакыт Миңнеямал апа янына йөрдем.

Мәрткә китүне галимнәр әлегәчә аңлата алмыйлар, тик шунысы бар, мәрткә китүчеләр уянсалар, инде элеккечә булмыйлар.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле