120 кг авырлыкта булган Виталий Агапов нәрсә эчеп ябыгуын әйтә

-- Лэйсирэ

Сызгырып-сызгырып җырлый торган керәшен егете тамашачы күңеленә үзе белгән юллар белән барыбер барып җитә.

— Туксанынчы еллар азагында Уфадагы бер концертта миңа үзем теләгәнчә җырларга рөхсәт итмәделәр, — дип сөйли җырчы гәзит хәбәрчесенә. — Ул заманда гәүдә авырлыгым 120 килограмм иде, шуннан курыкканнардыр инде. Мин озак уйлап тормадым, иртәгә киләм дип, борылып чыгып киттем. Иртәгәсен чыннан да килеп җырладым. Тамашачы бик яратты, үзем белән алып килгән бер чемодан кассетаны сатып алып бетерде.

«Хәзер күпкә җиңелрәк күренәсез, ничек ябыктыгыз соң?» — дигән сорауга ул болай җаваплады: «Көн дә, бигрәк тә, көннең беренче яртысында чишмә суы эчәргә кирәк. Көненә бер тапкыр нык кына ашарга һәм көне буена су эчәргә. Әмма ул тере, яисә кайнатылмаган, саф су булырга тиеш. Мин шулай ике ел азапландым һәм 28 килога ябыктым. Болай иткәндә тән тиресе тыгыз кала һәм килограммнар кире кайтмый».

Аның Әсхәр Кәшфуллин шигыренә язылган «Онытмагыз ялгыз әтиләрне» җыры, клип төшерелгәч, тагын да популярлашып китте.

— Монда җырның темасы да мөһим роль уйныйдыр инде, — ди җырчы. — Өч каен арасында буталып йөргән җырлар туйдырды бит тәмам. Социаль челтәрләр аша бу хакта Америкада яшәүче бер керәшен хатыны белән сөйләштек. Аның ире инглиз. «Бу җырны тыңлаган саен елаганымны күреп, ирем «Их, нигә бездә шундый тирән тәэсир ясый торган җырлар юк икән?» — диде.

Ул «Әнкәм гөле»нә дә мәгънәле клип төшерүе турында хәбәр итте һәм Кырмыскалы районының Сәвәләй авылы халкына сәлам әйтүебезне үтенде, дип яза Кызыл таң.

Фото: җырчының vk.com сайтыннан.

Бәйле