Балаларын урыс мәктәпләренә бирергә тырышучы татар ата-аналары арта бара. Мин урыс телен белмичә интектем, балаларым да интекмәсен, кеше булсын, дигән аклануны кемнең генә ишеткәне юк икән. Бүген урысча белми калу мөмкинме? Татарча укыганнан балам надан кала, дигән ахмак карашка нинди аңлатма бирергә була?!
Надан татарча укыса да, урысча сөйләшсә дә надан булып кала инде ул. Бүген авылларда да балалар урысча сөйләшә, моны ничек кабул итәргә соң?! Чөнки авыл мәктәпләре дә бүген урыс телле. Атнага 2–3 дәрес татар теле белән генә татар телле милләт вәкиле булып була микән?!
Ә туган телгә ихтирам кайчан башлана? Иң беренче чиратта телгә, татарча сөйләшүгә ихтыяҗ булганда. Ә бу стратегия белән ихтыяҗ тудырып буламы? Белмим, бик үк зур өметләр баглый алмыйм. Коры өндәүләр белән генә кешенең милли хисләрен уяту мөмкин микән?!
Аннан соң тирә-якка күз салыгыз, татар теленә хөрмәтне күрәсезме? Татарча язылган элмә такталар яныннан оялып, күзләремне аска төшереп үтеп китәм мин. Нинди генә хаталар юк. Рәсми эш кәгазьләре бөтенләй татар телендә алып барылмый диярлек, булганда да коточкыч хаталар… Һәм беркем җавап тотмый. Бу хаталарны төзәттерү өчен шактый ишекләрне шакырга туры киләчәк. Әнә шундый матавыклануыбыз турында без узган ел «Казанда фәрештәләр яңа район төзегән?!» («БГ» 3 октябрь 2018 № 40) мәкаләсен әзерләгән идек. Республика матди ярдәм үзәгенең Авиатөзелеш районы бүлегенең рәсми эш кәгазендә шайтан үзе аягын сындыра торган итеп татарча тәрҗемә бирелгән. Кат-кат укысаң да аңламассың. Һәр сүздә берничә хата, ә мәгънәсе җүләр… «Очып төзелеш районы Казан шәһәре республика матди ярдәм үзәгенең бүлеге» диелгән анда. Бу кәгазьдә минем ана телемә хөрмәтнең ниндилеге ярылып ята. Әгәр урыс телендәге рәсми эш кәгазендә шундый хата булса?! Хата җибәрүче җавапка тартылыр, эшсез калыр иде. Ә татарга и так сойдет…
Иң аянычы бу хатада гына түгел иде әле. Безгә аны төзәттерү өчен күп ишекләрне шакырга, күп сөйләшүләр алып барырга, аңлатырга, оршышырга туры килде.
Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында татар журналистлары белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан һәм Чувашстан республикаларын үрнәк итеп телгә алган иде. Аларда хаталы элмә такталар юк. Моның сере гади: ут күршеләребездә, мәсәлән, Башкортстанда башкорт телендә язылган элмәтакталардагы хаталар өстендә эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла икән. Уфа каласы хакимиятендә терминология комиссиясе оештырылган. Уфа шәһәренең тел сәясәте бүлеге баш белгече Рәсим Солтангәрәев «Безнең гәҗит»кә аңлатканча, комиссиягә төрле атаклы филологлар, тарихчылар, тел белгечләре кергән. Елга ике мәртәбә утырышлары үтә. Утырыш вакытында төрле тармактагы оешмаларның тел турындагы законнарны ничек тормышка ашыруы буенча башкарылган эше тыңланыла. Моннан тыш терминологик төркем атнасына ике тапкыр үзе утырыш үткәрә. Анда каланың дизайн үзәге, якын арада эленәчәк төрле элмәтакталарның фотоларын алып килә. Эскиз рәссам һәм тел белгечләре тарафыннан җентекләп карала. Тел белгечләре Башкортстан халыклары телләре законын тормышка ашыру, аның кануннары бозылмауны карый. Әгәр дә элмәтактадагы башкортча язуларда хаталар булса, алар шунда ук төзәттерелә. Оешма бары тик шушы расланган эскиз буенча гына язылган мәгълүмат элеп куя ала. Әгәр язуларда хаталар була яки тактада язылган мәгълүмат телләр буенча законга туры килми икән, җитәкчеләре белән элемтәгә чыгабыз, районнарга бу хакта кисәтү җибәрәбез. Төзәтмәгәннәре юк әле. Төзәтмәсәләр, штраф салына, диде ул.
Ә бездә? Гали, Вәлигә, Вәли эткә, эт беткә… Элмәтакталарын күршеләребездәгечә шушындый югарылыкта контрольгә алу мөмкинме? Мөмкин, моның өчен республика җитәкчелегенең нияте генә кирәк. Бу эш зур чыгымнар сорамый, ә менә телгә мөнәсәбәтне яхшырта ала.
Стратегия әнә шундый эшләрне оештыруны да күздә тотарга тиеш, дип уйлыйм мин.
Стратегиядә конкурент була алырлык профессиональ дәрәҗәдәге кино, мультфильм студияләре булдыруны да күздә тотылмый. Бар дөньяда күрә алырлык югары зәвыклы, профессиональ телевидение, балалар телеканаллары булдыруны да телгә алу юк. Моңа финанс чыгымнары кирәк. Ә бүген татар телле теле, кино студияләр үзешчәннәр дәрәҗәсендә генә эшлиләр.
Стратегиядә бурычлар куелырга, һәм алар өчен җаваплылар да тәгаенләнергә тиеш.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ Безнең гәҗит Фото: соцсети