Рөстәм Миңнеханов котлаулар кабул итә [видео]

-- Лэйсирэ

1 март Татарстан Президентына 62 яшь тула. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш көне ачык чаралар һәм рәсми очрашуларсыз узачак. Документлар белән эшләү республика җитәкчесенә хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан 62 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итәргә комачауламый.

Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты рәсми котлауларны көтми.

«Рәсми котлаулар көтелми, мөгаен, алар хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан шәхси характерда булыр», — дип аңлата Татар-информга Галимова. Аның сүзләренә караганда, кичәне республика җитәкчесе гаилә белән уздырачак.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Спасибо большое всем, кто оставляет поздравления в социальных сетях, на моих страницах! Бик зур рэхмэт, дусларым! Сезнен матур телэклэргэ мин бик шат! #Repost @tatarstan_official (@get_repost) ・・・ Сегодня — день рождения Президента Республики Татарстан Рустама Нургалиевича Минниханова. Видеопоздравления лидеру нашей республики записали жители городов и районов Татарстана. С Днем рождения!!! Туган көнегез белән, Президент @rusminnikhanov! #Татарстан #РустамМинниханов #ДеньРождения

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә — ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе булып тора, шулай ук Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли.

Фото: Коммерсант

Бәйле