Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлеген тамашачылары белән уздырды. Аның 5 мартта Уфада башланып киткән юбилей чаралары 10 мартта Мәскәүдә тәмамланды. 6 март көнне җырчы Казан тамашачысы белән очрашты.
Мәхәббәт аңлату киче
Халык телендә “сандугач” исемен алган Ришатның концертларына Уфада да, Казанда да, Мәскәүдә дә халык зал тутырып килде. “Пирамида”да концерт буласы көнне махсус кызыксындым: кассада ике билет калган иде!
Төхвәтуллинның иҗат төркеме өчен юбилей сәфәре көтелмәгән вакыйга белән башланып китә: Уфадагы концерттан соң микрофон юкка чыга. Аның югалу сәбәпләрен әле дә ачыклый алмыйлар.
Аның каравы “моңлы сандугач”ның Казанда – “Пирамида” залындагы концерты ярату сүзләреннән башланды. Беренче чыгышыннан соң ук аңа чәчәк бәйләмнәре, изге теләкләре белән ак яулыклы апа менде. “Концерт саен сиңа: “Яратам”, – дияргә киләм дә әйтә алмый кайтып китәм. Бүген әйтәм: яратам! Безнең мәхәббәт сине саклап йөртсен!” – диде бу ханым. Җырчы үзе дә туган җиренә, әти-әнисенә, туган теленә, остазларына мәхәббәт аңлатты. Иң зур хөрмәт һәм ярату хисен аның тамашачысы тойды, чөнки Ришат халыкка мәхәббәтен җырлары аша аңлатты. “Сезнең өчен таңга кадәр җырларга да әзер мин”, – диде ул тамаша башында.
Концертта Ришатның иҗатташ дуслары да катнашты. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина юбилей хуҗасы белән бергә сәхнә тотты.
– Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар. Күп авырлыклар аша узарга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды. Шул вакытта да тамашачым терәк булды. Авыр чакларыгызда җырларым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем! – дип әйтте Ришат Төхвәтуллин кичә ахырында.
“Малай гына түгелмен!”
Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертын караганнан соң сәхнә артына рәхмәт белдерергә дип кергән кешеләр күп иде. Чәчәкләр, бүләкләр, алкышлар… Концерт тәэсиреннән әле суынып та өлгермәгән җырчы белән без дә сөйләшеп алдык. Сүз иярә сүз китеп, концерт кичерешләре турында сорап кына чикләнмәдек.
– 30 яшьлек Ришат – кем ул?
– Хәзер, аз гына булса да, тәҗрибәм бар. Бөтенләй үк малай гына да түгелмен. Шул ук вакытта әллә ни үзгәрдем дип тә әйтә алмыйм. Туганнар да, дус-иш тә: “Элек нинди идең, шулай калдың”, – ди. Үземне эш белән күрсәтәм. Кай җирдә усалрак та буламдыр, бирешәсе килми.
– Концерт программагыз бүген кыскартылган төсле тоелды. Уфаныкы белән чагыштырып утырдым, ишетергә теләгән бер-ике җырны ишетә алмадым…
– Максатыбыз тизрәк концертны бетерү, кыскарту түгел иде. Бары тик урыны белән берничә җырның туры килмәве генә сәбәп булды. Әмма концерт озак барды бит.
– Махсус туган көн концертларына багышланган сценарий була, дигән идегез. Элеккеге программаларыгыз белән охшаш яклар да булмады түгел. Өйләнүегез, кайбер җырларның тарихларын сөйләвегез, мәсәлән…
– Бу программа минем хит җырлардан эшләнгән, әмма быелгы җырларны кертмәсәм, халык ошатмас иде бит. Сез әйткән урыннар җыр белән җыр арасын ялгап китү өчен, бәйләп җибәрү өчен кулланылды. Концертта хыялым чынга ашты: Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле катнашты. Бу – минем өчен зур дәрәҗә.
– Сезне Уфа күбрәк үз итәме, әллә Казанмы?
– Икесе дә үз итә! Әмма Казандагы тамашачы Уфаныкыннан аерыла. Хәзер халык миңа яратып, аңлап йөри, җырга-моңга сусаганнары сизелә. Элек, зал тутырып килсәләр дә, салкынрак кабул итәләр иде. Тамашачылар миңа ошады, үз тамашачым килгән иде. Авызыма гына карап тордылар, “Пирамида”ны бергәләп җылыттык.
– Иҗатташ дусларыгызны да чакыргансыз. Сезнең белән дус булу өчен нинди булырга кирәк?
– Әллә кем булырга кирәкми. Кеше булырга кирәк! Кешедә гадилекне үз итәм. Дусларымны тегенди-мондыйга аермыйм. Журналистлар арасында да яхшы мөгамәләдә булганнары бар. Авылданмы ул кеше, нәни баламы, дәрәҗәле урыннан берәүме – барысын да бертигез күрәм. Кеше сайлап утырмыйм.
– Филүс Каһиров Америкага барып кайтты, Сезне дә якын киләчәктә чит илләрдәге милләттәшләр күрә алырмы?
– Минем дә шундый теләгем туды. Хыялда бар. Тормышка ашар дип уйлыйм.
– Затлы Ришаттан затлы, мәгънәле клиплар күрербез икән? Соңгы арада төшерелгән клипларыгыз тамашачыны икегә бүлеп бетерде…
– Сыйфат сүзен төрле яклап карарга мөмкин. Видео сыйфатына килгәндә, элекке клиплар белән бүгенгеләрен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Мәгънә дигәннән, гел дә бертөрле төшереп булмый. Мин кабатланырга яратмыйм. Максатыбыз да форматны үзгәртү, сюжет барлыкка китерү иде. Клипларым шуны сөйли. Без әле өйрәнеп киләбез. Сыйфатсыз дисәгез дә, мәсәлән, “Мәхәббәтем” клибы бик күп караулар җыйды.
– Сыйфатсыз димим, мәгънә ягыннан ныгыту кирәк, дим. Мәсәлән, “Мин бәхетле” клибын тамашачы Ришат спорт белән шөгыльләнгәнгә бәхетле икән дип аңлады.
– Бу җырга әллә ни кирәкми дә бит. Клипта бәхетле мизгелләрне күрсәтеп чыктык. Якты уйлар белән уянып китәм, иректә, матурлыкта йөрим. Кирәк урында очып та йөрим, йөгереп тә. Кеше шулай да бәхетле була ала.
(Чулпан Гарифуллина /“Ватаным Татарстан”, /№ 36, 08.03.2019/)
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан