“Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”

-- Гузель

Бу баруымда Кәүсәрия апа мине өстәлгә башын салган көе генә каршы алды. “Күз алдымнан бөтен томыш узды”, – ди. Кәүсәрия апаның язмышы бер китапка гына сыярлык түгел. 

1935 елда аңа биш яшь була. Илдә халык өчен кара кайгылы көннәр – репрессия, кулак ясау бара. Кәүсәрия апаның әтисе умартачылыкта эшли. Бар байлыгы – алты баласы, әмма аны барыбер алып китәләр. Гаиләсен кара мунчага чыгаралар. Кәүсәрия апага шунда салкын тия. “Анда яшәп, исән калуыбызга әле дә аптырыйм”, – дип сөйли ул. Салкын тигән баласын әнисе, аркасына салып, Бәләбәй шәһәренә алып китә.

Егерме чакрым араны шулай узып та, баланы кабул итмиләр. Чөнки репрессияләнгәннәрнең аерым исемлеге булдырыла. “Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”, – ди Кәүсәрия апа. Авыруының нәтиҗәсе булып, ул ике аяксыз кала. Әтиләрен хезмәт армиясенә алалар, әниләре көне-төне колхоз эшендә, унөч яшьлек Гәбделмәҗит абыйсы колхоз малларын көтә. Өйдә аннан кала тагын сеңлесе белән энесе дә була.

“Колхоз малын көтүче абый әбид ашарга көн дә өйгә кайта торган иде. Әмма өйдә берни дә юк икәнен белә бит инде ул. Тирә-якта гына яшел үлән, кычыткан да калмый. Шуңа абый ерактанрак йөреп җыеп кайта иде ул кычытканнарны.

Миңа ул вакытта ун яшь, ике аяк та юк. Үрмәләп кенә йөреп, абый алып кайткан кычытканны башта аерым савытта пешерәм, аннан алып турап, йомарлап котлетлар ясыйм. Он юк. Налогтан артып калган май булса, икесен бергә әвәләп, барыбызга җитәрлек итеп кычыткан котлетлары ясап пешерәм. Гәбделмәҗит абый шуңа да риза булып, кабаттан эшкә чыгып китә торган иде.

Алты яшьлек кенә энекәш әтине бик сагынды. Уенчыклар юк, өйдә көнозын нишләп кенә бетмәк кирәк? Уйныйсы килгәндер инде, чабатага ташлар тутыра иде дә, тау буйларыннан тартып йөреп, уйнаган сыман булып, үзенең күңелен күреп йөри иде. Бала гына булса да, гел җыр җырлап йөри иде ул. Үзе чыгаргандырмы, кайдан буса да откандырмы.

Чабатамны тартып йөрим,
Вак-вак ташлар тутырып.
Әтекәем кайтыр әле,
Поездларга утырып.

Кызганыч, ул энекәшнең гомере булмады. Менингит диагнозы белән үлде.
Шул бала бервакытта да минем күз алдымнан китмәде. «Менә бүген дә барысы да бүгенгедәй күз алдымда”, – дип искә алды Кәүсәрия апа.

Кәүсәрия апага 88 яшь. Ул гомер буе үзен-үзе тәэмин итеп яшәде. Тегү эшенә өйрәнә, туган авылы – Туймазы районы Мәтәүтамак авылының күпме хатын-кызын яңа күлмәкләргә сөендерә. Абыйсы өйләнгәч, Октябрьский шәһәренә күченеп килә, кеше өйләрендә яши. Кооператив проектлары чыккач, 1 сумга көне-төне күлмәк тегеп, бер бүлмәле фатир сатып алуга ирешә. Бөтен район халкы ул теккән күлмәктә йөри.

Ташкенттагы апасына пальтолар тегеп, посылка белән салып җибәрә торган була. Соңгы елларда гына кинәт баедык бит әле. Ә ул вакытта кием-салымга бик зур мохтаҗлык була. Аерым фатир алгач, Кәүсәрия апа әти-әнисен үзенә алып килеп тәрбияли, туганнарын кунак итә. “Аяксыз көе андый көчләр кайдан килгәндер ул миңа?” – дип аптырый. “Сталин кирәк” дип әйтүчеләргә дә үз җавабы әзер. Һәйкәл кирәк дип әйтүчеләргә болай дим: ике култык таягына таянган мине дә ясап куегыз, яныма 20 чиләк куйсыннар. Ул чиләкләр минем күз яшьләрем белән тулганнар дип язсыннар, ди.

 

Сәлам белән Нәсимә апагыз, Башкортостан

Язмыш кочагы

Бәйле