Балтач районында кырык дүртенче мәчет ачылды. Бүген, мәчет төзеп, берәүне дә шаккатырып булмый, дияргә ашыкмагыз. Бистәдә дүртенчесе булган затлы да, гүзәл дә бу бина барлы-юклы дүрт ел эчендә халыктан җыйналган сәдака акчасына төзелде. Шуның белән үзенчәлекле дә инде ул.
Бу мәчет бай эшмәкәр акчасына да, оешма-предприятиеләр акчасына да төзелмәгән… Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, кимендә дистә миллион сум торучы мәчетне сәдака акчасына төзеп буламыни?
– Изге эшкә теләктәшләр табыла диләр бит. Бездә дә шулай. Мәчет төзергә рөхсәт сораганда ук район җитәкчеләре белән сөйләшү шундый булды. “Безгә төзергә, җир алырга рөхсәт кенә бирегез. Сезне дә, оешма-предприятиеләрне дә ярдәм сорап борчымыйбыз. 26 йорт салганны тагын берне генә салабыз”, – дидек, ул чакта безнең яктан мәчеткә йөрүче 26 яшь ир-егетне күздә тотып. Әле күбесенең йортлары да салынып бетмәгән иде, – дип искә ала мәчет имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин. – Аллаһның рәхмәте, 2014 елда безгә рөхсәт тә булды, җир дә алуга ирештек, бер елдан фундамент салдык. Икенче елны стенасын өйдек. Төзелешне туктатмаска тырыштык. Тагын шунысы да бар: бистәнең шушы өлешендә яшәүче яшьләр шулкадәр эшчән, шулкадәр оста куллы булып чыктылар! Арабызда бөтен төрле һөнәр ияләре дә бар. Шуңа эшчеләр белән проблема булмады. Өстәвенә кайсы эшне ярты бәясенә, кайсын бөтенләй бушка эшләделәр.
Мәчет төзелгән чорда гаҗәеп хәлләр бик күп булган. Тирә-юнебездә шулкадәр мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанган алар. Хәзрәт бу хакта сөенеп сөйли:
– Әйтик, җылылык кертәсе бар, проект эшләтергә кирәк. Казандагы бер егетнең номерын бирделәр. Шалтыраттым, сөйләштек. Шул көнне үк кайтып, бөтенесен карап, үлчәп китте, кичкә инде безгә әҗәткә 350 мең сумлык материаллар төятеп җибәрде. Әле үзенең “Татфондбанк”та, “Интехбанк”та бөтен акчалары “янган”, машиналарын сатып көн күрә башлаган иде. – Мәчет төзелешенә дип эшләгән шушы игелекле гамәленә күрә әҗерен дә күрде: бүген кабат аякка басып килә, машиналар сатып алды, эше уңышлы дәвам итә. Чират газ кертүгә җиткәч, безнең дә кулдан килми торган эшләр бар икән, нишләрбез, диештек. Район газ хуҗалыгы җитәкчесе Наил Сафин проект эшләтүдән алып, газ кертүгә кадәр бөтен эшләрне үз контроленә алды, без газ миче генә алып бирдек, калган барысын шушы оешма эшләде. Ай ясатуда да проблема булмады, анысын якташыбыз Илшат Бәдыйков бик матур итеп эшләп бирде. Ә менә ай кую өчен зур кран табу хәл итеп булмаслык проблемага әйләнде. Бу юлы район полиция җитәкчесе Илдар Усманов ярдәм итте: кранын да тапты, кайтартты да, үзе каршылап, озатып та җибәрде.
Әле бит шунысы кызык: эшлисең икән, ярдәм дә килә, эшне туктатасың, үз эшеңә чыгып китәсең икән, ярдәм дә туктый. Мәчет төзелешендә авыр чаклар булмаган түгел, булган. Әҗәткә дә алырга туры килгән, әмма халыктан җыярга чыкмаганнар. “Берчакны әҗәткә алган 70 мең сумны түләргә өч көн вакыт калды, ә акча юк. Шунда егетләр белән сөйләшәбез, ничек кенә, кемнән генә табып бирергә икән дип. Бер яшь ир-ат үз акчасын биреп торды. Үзе йорт сала, үзе иске генә машинада йөри…” – ди хәзрәт.
Халыктан да ярдәм булган, әлбәттә. Кибетләргә унбер урынга әрҗәләр куйганнар. Авыл мәчетләре дә өлеш чыгарган, абыстайлар-имамнар кая гына барса да, мәчет төзелеше турында искә төшергән, халыкка аңлаткан. Бер белмәгән чит-ят төбәкләрдән дә ярдәм итүчеләр булган.
– Такси яллап, 100 сум сәдака китерүче апа да булды, киленем үлгән иде, аңа дога кылыгыз диеп, сәдака бирүче дә… Сөенече булган кеше сөенечтән, хәсрәте булган кеше хәсрәттән шушы төзелешкә үз өлешен кертте. Мәскәүдән бер якташ абый шалтырата: “Хәлем авыр инде, ямаш шеш белән авырыйм, үзем ул мәчетне кайтып күрә алмам. Минем өчен 200 сум сәдака бир әле, мин синең телефоныңа акча салырмын…” Бистәбезнең бик тә хөрмәтле, өлкән укытучысы: “Саклык банкында җыелган акчам иде”, – дип, 40 мең сум акча бирде, икенче бер укытучым 25 мең сум өлеш кертте… Бер эшмәкәр 300 мең сумлык түбә калайлары һәм улаклар алып бирде. Өлкән яшьтәге бер апа: “Җиде туганым бар. Берсе дә намаз укымый. Шулар намазга бассын иде дип дога кылыгыз әле”, – дип, 100 мең сум сәдака бирде. “Сездә мәчет төзелә икән. Интернеттан күрдек”, – дип, Киров өлкәсенә баручы ике егет 22 мең сум акча биреп китте. Бу кешеләрнең берсе дә исемнәрен күрсәтү яклы түгел, бу гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек диделәр. Шөкер, андыйлар бик күп арабызда. Мең рәхмәт, тәрәзәләр ясатырга акча җитмәгәч, халыкка мөрәҗәгать иткән идек. Аңладылар, тамчылардан күл җыйнала дигәндәй, санаулы көн эчендә 300 мең сум акча җыйналды, – дип сөйли Илгиз хәзрәт.
Бер Балтачка дүртенче мәчет нәрсәгә кирәк инде? Аны нинди акчага төзиләр, кем бирә икән акча, дип хафаланучылар да булды. Халык акчасына төзелде дигәч, нигә халык акчасын әрәм итәләр, дигән сүз таралды. “Миңа калса, мәчет кирәкме, дигән сорау була алмый. Адым саен кибет ачыла, берәү дә нәрсәгә ул дими. Якынрак булган саен рәхәт дибез. Авылларыбыз көнләп түгел, сәгатьләп үсә, зурая. Мәчетләребез артканга, яшьләребезнең көннән-көн дингә ныграк тартылганына сөенергә генә кирәк. Беренче җомгага ук, шөкер, иллегә якын кеше килде. Белем бирү эшен дә башладык. Беренче көнне укырга төрле төркемнәргә 40лап кеше килде, әле бит алга таба бу саннар артачак. Халыктан җыйналган акчаны без мәчет төзелешенә генә тоттык. Утка, газга, суга алга таба да сәдака акчасыннан түгел, үзебез берәр мең сум җыешып, түләргә диеп килештек, – ди хәзрәт. – Мәчет төзер идек, акча юк дип икеләнүчеләргә нинди киңәш биреп була? Иң мөһиме – ният кирәк. Кабатлану булса да әйтәм: изге эшкә теләктәшләр табыла”.
(Гөлсинә Хәбибуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 22.03.2019/)