Күптән түгел Барнаулда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Кувшинникованы купальник киеп төшкән фотоларын социаль челтәргә урнаштырганы өчен мәктәптән куганнар иде.
Хәзер аны яклап Россиянең барлык укытучылары да “чишенә” башлаган. Флешмобка Казан мөгалимнәре дә кушылган, дип яза ШК.
Әйтик, бер Казан укытучысы Яна Абдуллина Инстаграм челтәренә купальниктан төшкән фотосын куеп, кешеләрне гадел булмауларында гаепләгән.
— Безнең дә шәхси тормыш булырга тиеш. Безнең дә купальник кияргә, пирсинг кадарга, татуировка ясартырга, ни белән дә булса кызыксынырга хакыбыз бар. Без шәхси тормышыбызны мәктәпкә алып килмибез. Интернетта чын мәгънәсендә укытучыларга каныгалар, — дип язган ул.
Тагын бер постында май аенда мәктәптән китүе, мәктәп һәм укыту системасы белән килешмәве турында да әйткән ул.
Казан укытучысы Гүзәл Мөсабирова да әлеге проблемага үз фикерен язган.
— Минемчә, укытучылар, табиблар, полиция хезмәткәрләре ирекле рәвештә социаль челтәрләргә үз фикерен белдерергә, фотолар куя алырга тиеш, — дигән кыз һәм ял иткән вакыттагы фотосын челтәргә куйган.
Барнаул мәгариф министры Максим Костенко да укытучыны яклап чыккан, аңа яңа эш табарга кушкан. Ләкин Татьяна Кувшинникова башка мәктәпкә кайтмыйм, дигән.
Посмотреть эту публикацию в Instagram