Ирнең (хатынның) телефонында актарынмаска 7 сәбәп

-- Лэйсирэ

Ирегезгә ышанасызмы? Җавап бирергә ашыкмагыз. Иҗтимагый фикер фонды үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче хатын-кызларның 47 проценты ирләренең кесә телефонын яшерен рәвештә күзәтеп барырга тырыша. Барыннан да бигрәк, смс-хәбәрләрне укыйлар. Тик шикчеллек суд эскәмиясенә китереп җиткермәгәе. Гаиләдә бер-береңнең кесә телефоны, гаджетын рөхсәтсез кулга алган өчен җинаять җаваплылыгы кертмәкчеләр.

Яңалыкны узган елның кө­зендә Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров тәкъдим итте. Түрә әйтүенчә, һәркемнең шәхси тормышка хакы бар. Ә ке­сә телефоны, гаджет, компьютер­да яшерен мәгълүмат күп, дигән ул. Шуңа күрә ир яки хатынның шәхси милкенә үрелгәнче, язмача рөхсәт алырга кушкан. Канун проектыннан аңлашыл­ганча, ике арада килешү юк икән, бер-береңнең кесә телефонындагы смс-хәбәрләрне укыган өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Бу көннәрдә канун проекты турында кабат искә төшергәннәр. Аны якын арада ук карап тикшермәкчеләр.

Тик алдакчыны койрыгыннан эләктерергә теләгән ир яки хатынны бу гына туктатып калырмы? “Ирем эштән гел соңга калып кайта башласа, кичке аш вакытында шәраб эчәргә тәкъдим итәм һәм ул йоклап киткәч, бармак эзе белән генә кабына торган телефонын башыннан алып ахырына кадәр актарып чыгам”, – дип сөйли танышым. Кем әйт­мешли, тотылмаган карак түгел. Юрист Андрей Дмитриев сүз­ләренә караганда, шул ук кесә телефоны, мәсәлән, ир белән хатын өйләнешкәч сатып алынган икән, димәк, ул уртак милек булып санала ала. Шуңа күрә аннан ике як та бертигез дәрәҗәдә файдалана ала. “Мондый очракта кем гаепле икәнен дәлилләү катлаулы булачак. Ә менә аерылышу чигенә барып җитүчеләргә бер-береңне гаепләргә сәбәпләр тагын да артачак. Кыскасы, аерылышу процессы катлауланачак. Моннан балалар зыян күрергә мөмкин”, – ди белгеч.

Сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче хатын-кызларның 47 проценты ирләренең кесә телефонын яшерен рәвештә күзә­теп барырга тырыша. Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 80 проценты диярлек иреннән шик­ләнмәвен әйткән. Ышаналар, әмма тик­ше­рәләр, ахры. Ир-атлар арасында болай фикер йөр­түчеләр 23 процентка азрак. Илдә яшәү­че һәр унынчы гаиләдә ир дә, хатын да бер-берсен даими тикшереп тора.

“Гаиләдә бер-береңнән сер булырга тиеш түгел, – ди психолог Венера Касыймова. – Өс­тәвенә, кеше хатларын уку әхлак ягыннан да дөрес түгел. Үзен көчсез дип санаган кеше генә көнләшә. Ә шик-шөбһә яхшыга китерми. Төрле канун һәм ки­лешүләр гаиләдә низаглар санын арттырачак кына. Бер-береңне яшерен күзәтү очракларын ничек дәлил­ләмәкче булалар? Теләсә кайсы гаиләдә мәгъ­лүмат алмашы бара. Ир белән хатын аралаша, килен бе­лән каенана гәпләшә, өлкәннәр балаларга нидер сөйли. Димәк, теләгән оч­ракта, өйдәге теләсә кемне рә­шәткә артына утыртырга мөмкин. Яңа канун уйлап тапканчы, гаи­ләләргә психологик ярдәм чараларын арттырсыннар иде. Файдасы да күбрәк булачак. Бар да әй­бәт булган гаиләдә бер-береңнең смс-хәбәрләрен укып утыру турында уйлаучы юк”.

Ирнең (хатынның) кесә телефонында актарынмаска җиде сәбәп:

Юкка да борчыла башлаячаксыз. Артык стрессның нигә кирәге бар? Сөйгән ярыгызга шул дәрә­җәдә ышанмыйсызмы әллә? Болай булгач, мондый мөнәсәбәтләрнең, гомумән дә, кирәге юк.

Чебен дә фил булып күренәчәк. Хезмәттәш яки яшьлек дустыннан килгән гади генә смс-хәбәр дә шиклә­нергә җирлек тудыра ала. Мәгълүматны ничек кабул итәсең бит. Үз-үзеңне болай тотсаң, өйдә тавыш чыкканны көт тә тор.

Сөйгәнегезнең ышанычын югалтачаксыз. Ирегез (хатыныгыз) рөхсәт­сез аның кесә телефонын алганыгызны белсә, алга таба сезгә ышаначакмы?

Үз-үзегезне кимсетмәгез! Ире­гезнең (хатыныгызның) смс-хәбәр­ләрен яшерен күзәтеп барасыз икән, димәк, хыянәт итәргә сәләтле дип уйлыйсыз. Бу сезнең дәрә­җәгезне төшерә.

Ни чәчсәң, шуны урырсың. Халыкта юрап китерү дигән нәрсә бар. Ирен­нән гел шикләнеп йөргән хатын (ир) ахыр чиктә үз дигәненә ирешергә дә мөмкин. “Хыянәтче” сүзеннән башкасын ишетмәгән сөйгәнегез, үч итеп булса да, бу адымга барачак.

Ирекне чикләргә ярамый. Гаиләдә иң зур ялгышларның берсе – бер-бе­реңнең иреген чикләп маташу. Үзе­гезне аның урынына куеп карагыз.

Хыянәт итәм дигән кеше барыбер үзенекен эшләячәк. Ирегезнең (хатыныгызның) кесә телефонын яки компьютердагы электрон “тарт­ма”сын күпме генә күзәтеп торырга тырышсагыз да, “сулга йө­рүче”не туктатып кала алмаячаксыз. Ә ике арадагы шикчеллек мөнәсәбәтләрне суытачак кына.

(Эльвира Вәлиева/“Ватаным Татарстан”, /№ 45, 29.03.2019/)

Фото: Пиксабай

Бәйле