Алсу ире белән аерылыша?

-- Лэйсирэ

35 яшьлек җырчы Алсуга ире Ян Абрамов хыянәт итә икән, дигән сүзләр март башыннан бирле йөри башлаган. Алсуның Инстаграмда сәер эчтәлекле пост куюы исә тамашачыларының шиген тагы да көчәйткән, дип яза СтарХит.

“Сиңа озак вакыт ямансу булачак, аннары битарафлык биләячәк, һәм бу — дөньядагы иң яхшы тойгы”. Вуди Алленның бу сүзләре белән килешәм микән, белмим… Битарафлык авыррактыр бәлки. Ә сез ничек уйлыйсыз?” дип язган ул. Ләкин соңрак бу язманы үзе үк бетереп аткан.

Моннан тыш, аның битенә язылучылар җырчының ире белән бергә төшкән барлык  фотоларын алып ташлавын да билгеләп үтә.

Бу хәлгә карата җырчының директоры Сергей Фадеев: «Болар барысы да юк сүз!» дип белдергән.

2006 елда өйләнешкән Алсу Сафина белән бизнесмен Ян Абрамовның 3 баласы: 12 яшьлек Сафина, 10 яшьлек Микелла һәм 3 яшьлек Рафаэль үсә.

Бәйле