Март аенда Яшел Үзән районының Күгеш авылы җирлегендә (бу җирлеккә тагын Айдар һәм Әрә-Тугай авыллары керә) авыл җыены булды. Халык белән очрашырга килгән республика һәм район җитәкчеләре катгый төстә, быел җирлек территориясендә клуб төзелмәячәк, Күгеш белән Тугай авылын тоташтыручы юл да булмаячак, дип әйтеп киттеләр. Ә өмет зурдан иде, чөнки клуб төзелә дигән сүз дә күптән йөри, әзерлек эшләре дә бара.
Миңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кайчандыр, һәр кеше үз авылы өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш, дигән сүзе этәргеч ясады бугай. Эшлисе эшләр, чыннан да, хәттин ашкан. Колхоз бетеп, җирләр “Кызыл Шәрык”ка күчкәннән бирле, авыл эчендәге “байлык”ка кул тимәү сәбәпле, булган корылмалар җимерелеп бетте диярлек.
Клубка да күптән эч пошып йөри. Өч авылның көзгесе кебек ул чөнки. Олы юлдан борылып, тау башына күтәрелгәч, Айдар белән Күгеш чигендә юлчыларны да, кунакларны да, авылдашларны да менә инде 60 ел балаларыдай “каршы ала”. Тик соңгы вакытта хәл-әхвәлләре генә бик начарланып китте: 2013 елдан бирле авария хәлендә. Эшне нәрсәдән булса да башларга кирәк иде. Авылдашлар белән киңәш-табыш коргач, алар, имзаларын куеп, “Ватаным Татарстан”га хат юлларга булдылар. 2017 елның башы иде бу. “…Моңарчы нишләп яттыгыз дип әйтә күрмәгез. Югарыга шикаять язудан тартынып, районда хәл итми калмаслар дип уйладык, чөнки вәгъдәләрне сибеп кенә тордылар. Без инде “Авыл клубы” республика программасы буенча 2015 елда да, 2016да да клублы булырга тиеш идек. Инде былтыр да, 2016да башлыйбыз да 2017дә төзеп бетерәбез, диделәр. Булмады… Хәзер Татарстанда клубсыз авыл калмады бугай инде. Безнең клуб 1960 елда авыл халкы көче белән, карьердан таш чыгарып төзелгән. Бүген анда магнитофон, микрофон, тавыш көчәйткечтән башка җиһаз юк. Спорт җиһазларыннан шахмат, шашка бар. Соңгы ремонт 1986 елда үткәрелгән. Җитмәсә шушы ук бинада китапханә дә урнашкан. Кыскасы, 248 хуҗалык булган өч авыл инде ничә еллар әдәбиятсыз да, мәдәниятсез дә яшәргә мәҗбүр”, – дигән сүзләр бар бу хатта.
Әлеге хәлләр минем өчен яңалык түгел, район җитәкчеләренең вәгъдәләренә мин үзем дә шаһит. Эшне, әллә ниләргә өмет итмичә, газетада басылган шушы үтенечне төрле инстанцияләргә җибәрүдән башладым. Озак көттермәделәр. Район башлыгы А.В.Тыгиннан, Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан, Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетыннан килгән җавапларны папкага урнаштырып куйдым. Районнан килгән хатта: “ …Әгәр “Авыл клубы” республика программасы озайтылса, Күгеш клубына капиталь ремонт ясау 2020 елда каралачак”, – дип язылган. Аннан соң аңлашыла инде, мәгълүм мәзәктәгечә, йә ишәк, йә Хуҗа… Калганнарында исә, бу эшне район үзе хәл итә, дип хәбәр иткәннәр.
Хокук яклау
Авыл халкы язган хатны алып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская янына юл тоттым. Эчтә барыбер ниндидер өмет чаткысы бар. Беренчедән, Сәрия ханым – Яшел Үзән районында эшләп киткән кеше, төбәктәге авыл хәлләрен яхшы белә. Икенчедән, ул үзе дә тамырлары белән Әрә-Тугай авылыннан. Әтисе үскән нигез урыны, йорты җимерелеп бетсә дә, бар әле. Авылның өлкәнрәк кешеләре бәләкәй Сәриянең авылга әбисе янына кайтып йөрүен дә яхшы хәтерли. Сәрия ханым яныннан сөйләшеп чыкканда, миңа инде клуб салу эше хәл ителде кебек тоелган иде. Сөйләшермен, ярдәм итәргә тырышырмын, җавап бирермен, диде бит. Чыннан да, рәхмәтебез зур, сүзендә торды ул. Берникадәр вакыттан алынган җавап күңел юатырлык иде. “Безнең тарафтан Яшел Үзән районы башлыгы А.В.Тыгинга юлланган үтенеч буенча Күгеш авылы клубы капиталь ремонт ясау яки төзү өчен 2018 елга “Авыл клубы” программасына кертелде” диелгән иде анда. Шундый олы проблеманың җиңел генә хәл ителүенә куануның иге-чиге булмады. Озак вакыт үтмәгән, авылга районнан да белгечләр килеп төшкән һәм… Күгеш авылы читендә, сыер фермасы артында 50 кешелек клуб салып бирергә вәгъдә итеп киткәннәр. Ярты гасырдан артык авылның йөзе булып утырган клубны (иң мөһиме, ул өч авыл халкына да йөрергә уңайлы) сыер фермасы артына күчерергә теләүләренең дә сәбәбе бар: ерак түгел мәктәп урнашкан, шуңа җылыту системасын тоташтырырга җайлы икән. Ә капиталь ремонт ясау яки яңа клуб төзү турында хәтта ишетергә дә теләмәгәннәр. Әлбәттә инде, 248 хуҗалык, 634 кеше яшәгән авыл җирлеге өчен бу – башка сыймаслык хәл. Ниндидер ярдәмгә ымсынып, яңадан Сәрия Харисовна белән элемтәгә керәм. Бу юлы ул кырт кисте: “Мин программага кертергә булыштым бит инде. Калганын авыл халкы белән эшләп бетерегез. Алар риза булмаса, үзгәртерләр”, – диде. Тыңладык без бу киңәшне. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин җыелыш җыйды. “50 кешелек клуб төзүгә без каршы”, – дип, авыл халкы беркетмәгә кул куйды.
Аңлашу
Ярдәм көтелмәгән җирдән килде. Бер башлагач, ташларга да уңайсыз, авыл халкы аңлап та бетермәс, дип аптырап утырганда, хезмәттәшем Риман абый Гыйлемханов сүз катты. “Әллә Хафиз Миргалимовка мөрәҗәгать итеп карыйсыңмы? Кеше хәленә керә белә ул. Үзең өчен йөрмисең бит. Халык өчен. Булдыра алмаса, киңәшен булса да бирми калмас”, – диде. Төрле инстанцияләрдән җыелган бер күч документны күтәреп киттем Дәүләт Советы Коммунистлар партиясе фракциясенең кабул итү бүлмәсенә. Кердем. Аңлаттым. Игътибар белән тыңлаганнан соң, Хафиз Гаязович: “Башта кайтып киләбез. Мин барысын да үз күзләрем белән күреп, авыл халкы белән очрашып сөйләшергә тиеш”, – диде. Клубның черегән идәннәрен, түшәмнәрен, араталары җимерелеп төшү сәбәпле, бишек кебек селкенеп торган сәхнәсен күргәч, сүзсез калып, ахыр чиктә: “Татарстан Республикасында минем мондый клубны күргәнем юк иде әле”, – дип кенә әйтә алды ул һәм партия линиясе буенча, берсүзсез, ярдәм итәргә алынды. Белүемчә, ел буена сузылган мәрәкә аның өчен дә җиңел булмады. Бу эшкә кагылышлы бөтен инстанцияләр белән сөйләшү алып барганнан соң, Хафиз Миргалимов, Күгеш авылы җирлегенә клуб кына да түгел, күп функцияле үзәк кирәклеген җиткереп, Президентыбызның фатихасын алды. Үзәктә 200 кешелек залдан тыш, җирлек хакимияте, ФАП, авыл китапханәсе өчен дә урыннар тәгаенләнергә тиеш.
Бездә җир беткәнме?
Башта ышанып җитмәгән идем. Дәүләт Советында Коммунистлар партиясе фракциясенең хисап җыелышында Хафиз Миргалимовны тыңлаганнан соң, күңелгә, ниһаять, ниндидер бер тынычлану хисе иңде. Ул журналистлар белән очрашуда безнең авылдагы хәлләр, күп функцияле үзәкне төзү эшләре буенча тәфсилләп-тәфсилләп сөйләде. Тик иртәрәк шатланганмын. Без, көтмәгәндә-уйламаганда, җир мәсьәләсенә килеп төртелдек.
Җирлекнең генераль планында Айдар белән Күгеш арасындагы җирләр барысы да авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булып чыкты. Әле ул гына да түгел. 1960 елда төзелгән клуб үзе дә, Күгеш авылы җирлегенең муниципаль милке булып, 2006 елда гына теркәлгән. Аңа кадәрге чорда бернинди документлар булмаганмы, әллә инде булып та югалганмы, кыскасы, архивта эзләнүләр бернинди нәтиҗә бирмәде. Хәзер инде җир мәсьәләсен законлаштыру белән бергә 1960 елдан 2006 елга кадәр клубның, чыннан да, ике авыл уртасында утырып торганын исбат итәргә кирәк булып чыкты. Район җитәкчеләре мондый мәрәкә белән вакланып торуны тагын кирәк дип санамады. Җирлек җитәкчесенә күп функцияле үзәкне әлеге дә баягы шул сыер фермасы артындагы буш урынга салырга ризалык бирү турында өч көн эчендә халыктан имза җыярга кушканнар, чөнки авыл эчендә клуб төзерлек башка буш мәйдан юк.
Алга китеп шуны да әйтим. Соңыннан юристлар әйтүенчә, клубны ферма артындагы мәйданга да төзеп булмас иде. Беренчедән, балалар учреждениесе янында күңел ачу биналарын урнаштырырга ярамый, икенчедән, төзелешнең мәктәп өчен тәгаенләнгән биләмәгә керүе бар, өченчедән, бу территориядә җир астыннан газүткәргеч торбасы да салынган.
Шулай итеп, тагын киеренке көннәр башланды. Бу юлы җир эшләре белән шөгыльләнүче юристны эзләп табып, ярдәм итүен сорадым. Авыл халкы бу хәлгә: “Бездә җир беткәнмени?” – дип шаккатты. Чыннан да, ышанырлык түгел бит. Ике авыл арасындагы элек социаль объектлар төзелгән мәйданнарның барысы да авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр икәнен һәм 2006 елда гамәлгә кергән закон буенча анда бернинди төзелеш алып барырга ярамаганлыгын авыл кешесе аңласа да, аңларга теләмәячәк. Әнә бит ул җир күп һәм кычыткан, алабута үсә, хәрабәләр аунап ята. Элек яраган, хәзер нәрсә булган, дип кенә әйтәчәкләр.
Кулда булган барлык документларны юристка тапшыргач, авылга кайтып, аңлашылып бетмәгән нәрсәләргә тагын бер тапкыр күз салгач, ниһаять, ул бу хәлдән чыгу мөмкинлеге бар дигән нәтиҗә ясады. Яшел Үзәндәге җитәкчеләрдән рөхсәт алып, бер төркем белгечләр алып кайтып, яңа документлар рәсмиләштерә башладылар. Тагын көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын дип, бүген әнә шул документларны көтеп ятыш. Клуб төзелеп беткәнче, бу хакта кат-кат язарга туры килмәгәе әле.
P.S. Быел авыл җыенына килгән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та: “Минем мондый клубны үз гомеремдә күргәнем юк”, – дип китеп барган. Башкалар да гаҗәпләнә. Ә күрше авылда җыен үткәрелгәндә: “Күгештә клуб төзеләчәкме соң?” – дигән сорауга районнан килгән вәкил, аларның яңа клубны үз гомерләрендә күрәчәкләре юк, дип җавап биргән. Югыйсә, шундый файдалы эш эшләгәне өчен Хафиз Миргалимовка рәхмәтләрен җиткереп, бөтен мәшәкатьне үз кулларына аласы да, Күгеш авылын клублы гына итәсе бит инде. Минемчә, бу эшне гамәлгә ашыру буенча районда бер куратор билгеләнергә һәм ул бөтен эшләрне алып барырга тиеш иде кебек. Ә без һаман каршылыкларга очрыйбыз. Ни өчен икәне генә аңлашылып җитми.
(Фәния Әхмәтҗанова/“Ватаным Татарстан”, /№ 56, 12.04.2019/)