Халыкта “Тапкан ана түгел, баккан — ана” дигән әйтем йөри. Мин үзем моның белән тулысынча килешеп тә бетмим. Дөрес, аналарның да төрлесе була. Баланы үз анасыннан да яхшырак караганы, тәрбия биргәне бар. Ниндидер сәбәпләр аркасында үз баласын да карый, тәрбияли алмаганнар бар. Мин андыйларны да гаепләргә, тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Тормыш бит бу. Мондый аналар турында балалары авызыннан “ул миңа биологик ана гына” дигәннәрен дә ишетергә туры килә.
НТВ каналыннан “ДНК” тапшыруларын караштыргалыйм. Бала тудыру йортларында алыштырылган сабыйлар турында берничә тапшыру булды. үз аналары белән табышкач та, тәрбияләп үстергән аналарына өстенлек биреп, үзләрен якты дөньяга китергән әниләре янына килеп, ник берсе “әнием” дип, юри генә булса да кочагына алсын! “Мин әле аны кабул итәргә әзер түгел. Мин аны биологик анам дип кенә саныйм. Менә минем әнием”, — дип карап үстергән әниләренә сыеналар.
Ник эзләттең соң аны кабул итәрлек булмагач? Нигә күпме кешенең, гаиләнең тормышын астын өскә китердең? әле шушы арада да 29 ел элек бала табу йортында алыштырылган ике хатын-кызны күрсәттеләр. Боларның алышынуында аналарның бер гаебе дә юк бит. “Әниегезне барып кочаклагыз инде”, — дигәч тә кымшанмады бала дигәннәре. Аналарның ни дәрәҗәдә олы йөрәкле икәнлеген аналар үзләре күрсәтте — беренче адымны алар ясады.
Мин бер яшь хатынны беләм. Әнисе аны тапкан, баласы ике яшенә җиткәч, нәни кызын әбисендә калдырып, бәхет эзләргә чыгып киткән. Дөрес, кызны ярдәменнән ташламаган, акчасын җибәреп торган, посылкалар салган. Кыз 18 яшькә җиткәч, ана кире әйләнеп кайткан. “Мин аны биологик анам гына дип саныйм. Ул мине карап үстермәде. Мине әбием тәрбияләде”, — дигән иде кыз. Хуш, кияүгә чыкты бу. Бәбиләр вакыты да җитте. Тап-таза, матур ир бала тапты. “Ничек соң, бик авыр булмадымы бала табуы?” — дип сорадым мин аннан. “Бөтен роддомны яңгыраттым акырып! Минем кычкырган аскы катка кадәр ишетелгән диделәр”, — ди бу көлеп. “ә-ә, — мин әйтәм, — биологик ана булуның гына да никадәр авыр икәнен аңладыңмы инде?! әле балаңны тапканчы күпме токсикоз белән җәфаландың! Тугыз ай буе күтәреп йөреп, аяксыз кала яздың! әниең дә сине нәкъ шулай күтәрде. Син әле барлы-юклы 3-4 сәгать кенә чирләдең. ә әниеңнең тулгагы ике тәүлек дәвам иткән иде”, — дидем.
Бала тапканда хатын-кызның 77 тамыры өзелә диләр иде әбиләр. Бер риваять тә бар бит. Бер егет, арка кочтырып, анасын Хаҗга алып барган. “Мин анам алдындагы изге бурычымны үтәдемме инде?” — дип сораган ул аксакалдан. “һи, бу эшең анаңның бер тулгагына да тормый!” — дип җавап биргән аксакал. җаннан җан яралу җиңел эш түгел.
Баласын тугыз ай карынында йөртеп, тулгак ачыларына түзеп, якты дөньяга китергән һәр ананың да ана булырга хакы бар! Бер фильм герое әйткәндәй, нинди генә начар ана да үз баласының бәхетле булуын тели.
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.
Фото: пиксабай