Тапкан ана — ана түгел, имеш…

-- Лэйсирэ

Халыкта “Тапкан ана түгел, баккан — ана” ди­гән әйтем йө­ри. Мин үзем моның белән тулысынча килешеп тә бетмим. Дөрес, аналарның да төрлесе була. Баланы үз анасыннан да яхшырак караганы, тәрбия биргәне бар. Ниндидер сәбәп­ләр аркасында үз баласын да карый, тәрбияли алмаганнар бар. Мин андыйларны да гаепләргә, тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Тормыш бит бу. Мондый аналар турында балалары авызыннан “ул миңа биологик ана гына” дигәннәрен дә ишетергә туры килә.

НТВ каналыннан “ДНК” тапшыруларын караштыргалыйм. Бала тудыру йортларында алыш­тырылган сабыйлар турында берничә тапшыру булды. үз аналары белән табышкач та, тәрбияләп үстергән аналарына өстенлек биреп, үзләрен якты дөньяга китергән әни­ләре янына килеп, ник берсе “әнием” дип, юри генә булса да кочагына алсын! “Мин әле аны кабул итәр­гә әзер түгел. Мин аны биологик анам дип кенә саныйм. Менә минем әнием”, — дип карап үстергән әнилә­ренә сыеналар.

Ник эзләттең соң аны кабул итәрлек булмагач? Нигә күпме ке­шенең, гаиләнең тормышын астын өскә китердең? әле шу­шы арада да 29 ел элек бала табу йортында алыштырылган ике хатын-кызны күр­сәттеләр. Боларның алы­шынуында аналарның бер гаебе дә юк бит. “Әниегезне барып кочаклагыз инде”, — дигәч тә кымшанмады бала ди­гәннәре. Аналарның ни дә­рәҗәдә олы йөрәкле икәнлеген аналар үзләре күрсәтте — беренче адымны алар ясады.

Мин бер яшь хатынны бе­ләм. Әнисе аны тапкан, баласы ике яше­нә җиткәч, нәни кызын әбисендә калдырып, бәхет эзләргә чы­гып киткән. Дө­рес, кызны ярдәменнән ташламаган, акчасын җибәреп торган, посылкалар салган. Кыз 18 яшь­кә җиткәч, ана ки­ре әйләнеп кайткан. “Мин аны биологик анам гына дип са­ныйм. Ул мине карап үс­тер­мәде. Мине әби­ем тәрбияләде”, — дигән иде кыз. Хуш, ки­яүгә чыкты бу. Бәбиләр вакыты да җитте. Тап-таза, матур ир бала тапты. “Ничек соң, бик авыр булмадымы бала табуы?” — дип сорадым мин аннан. “Бөтен роддомны яңгыраттым акырып! Минем кычкырган аскы катка кадәр ишетелгән ди­де­­ләр”, — ди бу кө­леп. “ә-ә, — мин әйтәм, — биологик ана булуның гына да никадәр авыр икәнен аңладыңмы инде?! әле балаңны тапканчы күпме токсикоз бе­лән җәфаландың! Тугыз ай буе күтә­реп йө­реп, аяксыз кала яздың! әниең дә сине нәкъ шулай күтәрде. Син әле барлы-юклы 3-4 сәгать кенә чирләдең. ә әниеңнең тулгагы ике тәүлек дәвам иткән иде”, — дидем.

Бала тапканда хатын-кызның 77 тамыры өзе­лә диләр иде әбиләр. Бер риваять тә бар бит. Бер егет, арка кочтырып, анасын Ха­җга алып барган. “Мин анам алдындагы изге бурычымны үтәдемме инде?” — дип сораган ул аксакалдан. “һи, бу эшең анаңның бер тулгагына да тормый!” — дип җавап биргән аксакал. җаннан җан яралу җи­ңел эш түгел.

Баласын тугыз ай карынында йөртеп, тулгак ачыларына түзеп, якты дөньяга китергән һәр ананың да ана булырга хакы бар! Бер фильм герое әйткәндәй, нинди генә начар ана да үз баласының­ бәхетле булуын тели.

Гөлфия МӨХӘММӘТ­ГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле