«Служу татарскому народу!» — Рөстәм Миңнеханов Гүзәл Уразованы бүләкли

-- Лэйсирэ

27 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясенең тантаналар залында җырчыларыбыз Илдар Хәкимовка һәм Гүзәл Уразовага тантаналы рәвештә дәрәҗәле исемнәр тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов Илдар Хәкимовны Татарстанның атказанган артисты исеме белән һәм Гүзәл Уразованы Татарстанның халык артисты исеме белән бүләкләде.

Президенттан котлаулар кабул иткәч, сүз Гүзәлнең үзенә бирелде, дип яза Уразова.ру сайты:

«Минем иҗатыма битараф булмыйча, шундый зур исемгә лаек дип тапканыгыз өчен зур рәхмәтләремне белдерергә рөхсәт итегез. Бөек татар халкының җыр сәнгатенә минем өлеш кергән икән һәм инде аның тарихына минем исемне керткәнсез икән, Ходай Тәгалә сезне дә шулай ук зурласын иде. Әйтәсем килә, бу бик зур исем минем өчен һәм мин аны үземнең иҗатымда башымны югары тотып, һәрвакыт тугры булып халкыма хезмәт итәчәкмен, Алла боерса.

Әлбәттә, бу исем үз эченә бик күп нәрсәләрне сыйдыра. Беренчедән, минем иҗатыма зур өлеш керткән халкыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки без 15 ел эчендә Рәсәйнең кайсы почмагында гына яшәмәгән безнең милләттәшләребез янәшәсенә барып, алар безне һәрвакыт тулы заллар белән каршы алып, алкышларга күмеп, безнең җырларыбызны җырлап, каршы алып-озатып калган кешеләр. Аларга бик зур рәхмәт. Икенчедән, мин үзем бик еракта урнашкан Пермь өлкәсенең Барда районында туып-үскән авыл кызымын. Мине бүген шулай зурлавыгыз өчен мең рәхмәт, дуслар. Үземнең туган ягыма, якташларыма, мине тәрбияләп үстергән әти-әниемә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Аллага шөкер, минем өч балам үсеп килә. Алар мине берсүзсез өйдә көтеп торалар. Аларга зур рәхмәт! Иң мөһиме, минем янәшәмдә иңне-иңгә терәп, шушы иҗат юлында бергә атлап баручы минем «җаным» Илдар Хәкимовка зур рәхмәт. Ул шулай ук бүген шушы залда утыра.

Яшәсен, татар җыры, яшәсен татар халкы, чәчәк атсын безнең Татарстаныбыз! …Служу татарскому народу!» , — дип сөйләде Гүзәл Уразова үзенең чыгышында.

«Рәхмәт барыгызга да! Безнең мактаулы исемнәрдә сезнең һәркайсыгызның да өлеше бар. Анда сезнең мәхәббәтегез дә, безгә ышанычыгыз да бар! Яратабыз«, — дип инстаграм битендә тамашачылары белән дә шатлыгын бүлешә Гүзәл.

Бәйле