Винарис Ильегет май бәйрәмнәрендә кайда һәм кем белән ял иткәнлеген ачып салды

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Винарис Ильегет Инстаграмына су өстендә ятып төшкән кызыклы фотолар урнаштырды. Май бәйрәмнәрендә кайда ял итеп йөргәлеге хакында сораштырыр өчен, җырчы белән элемтәгә кердек. 

Кем кайда, беренче май көнне мин Казанда булдым, бәйрәм уңаеннан оештырылган, зур концертта катнаштым. Аннан дусларым белән шәһәр буйлап йөрдек, Казансу елгасында катамараннарда йөздек, кафеларда утырдык. Кич белән шашлык кыздырдык. Аның өчен сарык һәм ат итен сайладык. Мин ат итен каты була дип уйлый идем, аны яхшылап манчып куйсаң, тәмле була икән. Икенче көнне без Зөя тарихи шәһәрендә, Марий Эл тыюлыгында булдык. Андагы матурлыкка хозурланып, яңадан Казаныбызга кайттык”, дип уртаклашты җырчы Винарис Ильегет.

Бәйле