«Тамашачы елады». Алмаз Мирзаянов бу вакыйганы 10 ел йөрәгендә саклый

-- Лэйсирэ

Җырчыларның күплегенә шаккатып була. Казан шәһәрендә концерт заллары әз түгел, ләкин көн саен диярлек залларның сәхнәсендә төрледән-төрле җырчы чыгыш ясый. 23 апрель Г. Тукай исемендәге концертлар залында Алмаз Мирзаянов үзенең тамашачысын җыйды. Концерт вакытында әгәр дә елап та, көлеп тә алсаң, димәк, тамаша уңышлы үткән була. Алмазның концертында да тамашачы төрле хисләр кичерде. Бу хакта тулырак әлеге мәкаләдә.

Беренчедән, Алмаз Мирзаяновның концертына барганда, шаяртулы тамаша булыр дип уйлаган идем. Ләкин мин ялгышканмын. Беренче мәхәббәтне, балачакны искә төшереп, туган якны сагынып, еламсырап алулар — болар барысы да әлеге тамашада булды. Юк, тамашачы гел моңаеп утырды, димим, көлүләр дә, шаярулар да булды. Ләкин барысы да үз урынында, чамасын арттырмыйча. Күп җырчылар алтын уртаны оныта. Я арттырып җибәрә, я, киресенчә, җитеп бетми.

Алмаз үзенең гади авыл егете булуын яшерми. Ничек бар — менә шулай. Һәм иң кызыгы: авыл өйләренең күбесе бер үк икән. Олы як белән кече як; мич үзе, мич арасы… Болар сездә дә бар идеме? Тупса яисә бусага? Әйе, болар да бар иде.

«Яңа авыл өйләрендә тупса юк», — ди Алмаз. Моның беләш килешмичә булмый. Хәтерлисезме: тупсага утырсаң, бәләкәй булып калырсың, дигән сүзләрне? Алмазның буена карасаң, аның тәртипле малай булганын аңларга була. Буе ике метрга җиткән инде әллә?!

Алмаз Мирзаяновның беренче мәхәббәте

Бер мәлне Алмаз көлдертте-көлдертте дә, кинәт кенә үзенең беренче мәхәббәту турында сөйли башлады. Беренче мәхәббәтнең онытылмавын барыбыз да беләбез. Сагышлы булса да, бәхетле булса да, истә кала ул беренче мәхәббәт. Алмазныкы да исә калган. Сөйләде, сезнең белән дә бүлешим.

«Өченче курста укыганда, курсташ кызыма гашыйк булдым. Бик матур итеп очрашып йөрдек. Өйләнешергә рөхсәт булмады, ярый, бераз гына көтик, дидек. Өченче курс беткәч, каникулга дип ул — Туймазыга, мин Мөслим районына кайтып киттек. Үзегез аңлыйсыз, ара бик ерак, авылда эше дә күп. Бары тик дүрт тапкыр гына шалтsраттым. Миңа җиткән иде, аңа җитмәгән…», — дип сөйләде Алмаз.

Дүртенче курс башлангач, чәчәкләрен тотып, Алмаз әлеге кыз янына йөгерә. «Шул чәчәкләр белән кире әйләнеп кайттым да. Ишекне шапылдатып япты», — дип искә алынды.

Алмаз, бер дә күңелсезләнмичә, беренче курс кызлары белән «гүләйт» итә. «Янына да бармадым, борылып та карамадым. Әлмәткә укырга күчәргә йөри идем, ләкин үземнең яраткан укытучыларым, курсташларым белән саубуллашасым килмәде», — ди Алмаз.

Нәрсә генә дисәң дә, ә бик күңелне алдап булмый! «Кыз тулай торакта тора, ә мин ике бүлмәле фатирда яши идем. Бер бүлмәсендә мин дус егетем белән, икенче бүлмәдә әлеге егетнең икетуган абыйсы яши. Бер мәлне шундый сүз чыкты: әлеге егет белән мин яратып йөргән кыз очрашып йөриләр икән. Ышанмаган идем! Ләкин ышандырдылар: дәрес башланыр алдыннан кыз, балдагын күрсәтеп: „Ә миңа тәкъдим ясадылар“, — диде. Котладык, мин дә куп чаптым. Аларның тиз арада нихаклары булды. Ир белән хатын булгач, кайда торганнарын аңлыйсыз инде. Күрше бүлмәдә яшәделәр. Бер фатирда, аңлыйсызмы? Яратыштылар, көлештеләр, талаштылар…», — дип ачылды Алмаз.

Тамашачы елады. Алмаз, ышандырып сөйләде. «Уйлап чыгара микән? Әллә бу тарих дөресме?», — дигән сораулар барлыкка килде. Алмаз белән аралашып алдык.

— Алмаз, нигә сөйлисең бу тарихны?

— Ялгышмаска кирәк! Ялгызлар күп, һәм әлеге ялгызларның хәлләренең, ун процентын булса да, аңлыйм. Бу тарихны ун ел дәвамында күңел түрендә йөрттем. Бәлки тамашачым аны тыңлап, ишетеп, ялгышмаска кирәк икәнен аңлар.

— Әлеге кыз белән бу арада күрешкән бармы?Һаман да ярата микән? Ничек уйлыйсың?

— Концертларның берсендә улы белән килгән иде. Чәчәк бүләк итте. Әле билетын да сатып алган иде. Бары шул. Яратам дип язганы бар. Хәзер инде бик күп еллар үтте.

— Бүген үзеңнең йөргән кызың бармы?

— Әйе, янымда сөйгән ярым бар. Шуны әйтим: аның янында әлеге тарихны сөйләү уңайсыз.

— Әлеге кыз өйләнерлекме?

— Алла боерса, барысы да булыр. Үзебездән тора!

Белмим, ике метрлы егетнең әлеге тарихны сөйләве кирәк микән. Кызгандык, еладык. Алмазның әлеге тарихы белән башкаларны ялгышмаска өйрәтәсе киләдер. Әйе, мәхәбәттә бер ялгышсаң, гомерлек хата булып сакланырга мөмкин. Яратылып һәм яратылып яшәргә язсын!

ТНВ

Фото: соцсети

Бәйле