ТНВда «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграмда пластик операцияләргә мөнәсәбәте турында язган.
«Беркайчан да битемә берни кадаткан булмады. Бар дөнья яңакларны күтәртү, ирен кабарту, ботекс-шмотекслар белән шаша. Дөресен әйткәндә, минем дә яңакларны күтәртәсе килә, чөнки табигатьтән битем түгәрәк. Иреннәрне дә кабартасы килә бераз. Әмма куркам! Ирем ачуланачак. Һәм уколдан да куркам!» ди ул.