“Казан егетләре”нең экс-солисты Вәли Фазлыйәхмәтов Артур белән Марат турында үз сүзен әйтте

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

«Мәхәббәт» дуэты» Вәли Фазлыйәхмәтов белән Гөлназ ханым Гафурова янәдән сәхнәгә кайтып, хәзер милли образда чыгыш ясыйлар. Татар эстрадасына юлын «Казан егетләре», «Раян» төркемнәреннән башлаган Вәли Фазлыйәхмәтов белән элемтәгә кереп, әңгәмә кордык. «Казан егетләре» төркеме турында калган фикерләре, хәзерге составы турында нәрсә уйлавы хакында сораштык.

–       Вәли әфәнде, «Казан егетләре»ндә эшләгән еллар нинди тәэсирләр калдырды?

–       Бу төркемдә эшләгән еллар минем өчен бик мөһим, мактаулы урында тора, чөнки ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, беренче иҗади тәҗрибәм булды. “Казан егетләре”ндә  татар эстрадасына беренче адымнарымны ясадым, беренче дусларым, терәгем шунда булды. Мин боларның барысына да бик рәхмәтлемен. Продюсеры Рафаэль Мазитовка аерым рәхмәт әйтәсем килә. Ул безнең әтиебез кебек иде, бик күп яхшы идеяләр әйтте. Иҗатта гына түгел, тормышта да һәрберебезгә булышты.

–       Ул вакытта төркем составында булган егетләр белән сез әле дә элемтәдәме? Яңа состав турында фикерегез нинди?

–       Егетләр белән без бик тату эшләдек. Әле дә элемтәдә, сөйләшәбез, аралашабыз.  Хәзерге “Казан егетләре” төркеменә килсәк, алар төркемнең яңа стилистикасын оста алып баралар. Талантлы, тырыш егетләр.

–       Артур белән Марат аерылып, үзара матбугат аша мөнәсәбәт аңлашалар, бу хәлләрне күрдегезме? Нинди фикердә Сез?

–       Бу хәлне мин Сездән беренче ишетәм. Минем моңа ышанасым да, бу хәбәрне тикшерәсем дә килми. Төркемдә эшләгәндә алар бик тату иделәр. Дуэт белән эшли башлауларына да шаккатмаган идек. Марат та, Артур да бик яхшы кешеләр. Алар турында начарлыкны күргәнем, белгәнем булмады. Бу беләсезме нәрсә булырга мөмкин? Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка охшаган. Пиар ход, дияр идем.

Бәйле