Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту – илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында әйтте.
“Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар – өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без – яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз”, – диде ул.
Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.
“Миңа концертларда “и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың” дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен – чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам”, – ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару – татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.
“Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең”, – ди җырчы.
Фото: инстаграмнан