“Сөләйман улыбыз кыш көне тугач, ирем бүләккә затлы сапоги алып биргән иде, Айтуган улыбыз җәйгә мине сәпитле итте…” – дип язган Рәфинә Ганиуллина. Үзе дә ике ел элек Рәзилнең туган көненә велосипед бүләк иткән булган, ләкин кызганычка каршы, урлаганнар.
– Кайттылармы инде, өйдәме?
– Өйдә, кайттылар. “Зур кешенең” документларын эшләп, пропискага кертеп тә куйдым. Җиде көн генә бирелә, шуңа барысына да вакытында җитешергә кирәк.
– Ничек каршы алдың, бүләкләр, сюрпризлар әзерләгән идеңме?
– Кызлар килде, минем сеңелкәшләр, Рәфинәнең сеңелләре, гаилә дуслары. Чәчәкләр белән каршы алдык. Кайтуына сюрприз әзерләп куйган идем: җәй көне йөрергә велосипед бүләк иттем.
– Үзең дә йөрисеңдер велосипедта?
– Йөри идем. Ике ел элек Рәфинә туган көнемә бүләк иткән иде. Ләкин аны подъезддан, йозакка куелган җиреннән урладылар.
– Табылмадымы?
– Юк. Гаризалар да язып карадым полициягә, таба алмадылар.
– Икенче бала тугач җаваплылык артканын тоясыңмы?
– Беренче көннән үк аңлашылмый әле ул, артадыр инде. Ләкин икенче бала булгач, хәзер барыбер нәрсә икәнен күз алдына китерәсең бит, югалып калмыйсың. Нәрсә эшләргә кирәген беләсең.
– Олысы көнләшмиме соң?
– Сизелмәде алай, ярата энесен. Күргәч тә кулына сорап алды, мин дә тотып карыйм әле дип. Кочаклый, энекәш дип башларыннан сыйпый.
– Сөләйман тугач кичергән хисләр кабатландымы, монысы башкача, яңача булдымы?
– Хисләр дип инде, кыз бала түгел бит, тагын бер малай, шуңа күрә әйтә алмыйм. Әллә ни аермасы юк бугай. Ике улың булуы зур сөенеч инде, горурлык. Олысы да энекәш сораган иде, кыз кирәкми диде.
– Авырлыгы, буе Айтуганның?
– 3,870 кило, 56 сантиметр.
– Үзең карашасыңмы? Кечкенә бәбине кулыңа алырга курыкмыйсыңмы?
– Юк, курыкмыйм. Көн дә ванна кертәбез. Беренче көнне үк үзем алып юындырдым. Кайткач та, җылы су юк иде, әле кичә генә бирделәр.
– Тынычмы Айтуган, төнлә йоклатамы?
– Аллага шөкер, тыныч, күз тимәсен.
– Рәзил, карап торышка син үзең дә бик тыныч, йомшак кеше кебек күренәсең. Балаларга карата таләпчәнлек, усаллык бармы соң бераз?
– Тәртипләренә карап, була инде ул. Бала барыбер әзрәк әтисеннән дә, каештан да куркырга тиеш. Ә болай мин бик йомшак әти, сәбәпсезгә орышмыйм.
– Бала тәрбияләү мәсәләсендә Рәфинә белән фикерләрегез туры килмәгән чаклар бармы? Кем кемгә юл куя?
– Әллә тагын. Аны искәреп, уйлап тормыйсың бит. Фикерләр туры килмәгәндә компромисс табасың инде.
– Бала сөймәгән ирләргә карата ни дияр идең?
– Аңламыйм аларны. Бала кирәк дип саныйм. Бераз аякка басканчы, акча эшләп алу теләге белән кичектереп торуны хуплыйм. Ә бөтенләй әти кеше булудан баш тартучыларны аңламыйм. Бала үзенең төенчеге, бәхете белән туа диләр бит. Ничә бала булса да, аларны күтәрергә Ходай Тәгалә ярдәм итә.
– Рәзил, үзең ничә бала телисең?
– Мин 3 балалы гаиләдә үстем, апам, абыем бар. Әйтәләр бит: бер бала – юк бала, ике бала – бер бала, дип. Өч бала кирәк. Шуңа минем дә өч булсын дигән хыял бар, берәр кызга өмет инде хәзер.
– Гармунчы итеп үстерәчәксеңме улларыңны?
– Уен коралларында уйнарга өйрәтергә кирәк, һичшиксез. Олысын музыка мәктәбенә бирербез дип торабыз, аның сәләте дә бар. Ә үскәч үзе карар, үзе сайлар һөнәрен.
– Синең нәселдә баянчылар бармы?
– Укыган, профессионал баянчылар юк. Ә болай минем Камал бабам да, ике яклап дәү әтиләр дә уйнаган. Мин бу һөнәрне дәвам итүче дүртенче буын булам.
– Әниең оныгын күрдеме әле, килдеме?
– Башкортстанда бит ул, килеп җитә алмады әле. Эше, кош-кортлары күп, тиз генә калдырып китә алмый.
Альбина Гайнуллина, Акчарлак
Фото: соцсети