//Tatar today//
Җырчы Гөлназ ханым Гафурова иҗаттан тыш, музыка мәктәбендә балаларга вокал дәресләре укыта, аларны чыгышларга, төрле конкурсларга әзерли. Бу юнәлештә эше белән тирәнерәк кызыксынып, җырчының үзе белән аралаштык.
— Гөлназ ханым, үзегез генә җырлап калмыйча, балаларга да музыка дәресләре бирәсез икән?
— Әйе. Мин музыка мәктәбендә 10 елдан артык укытам. Вокал бүлегендә җыр дәресләре бирәм. Монда балалар җырларга гына түгел, үзләрен сәхнәдә тотарга, дөрес сулыш алырга өйрәнә, диафрагма өстендә эшли. Алар белән җырлар сайлап, репертуар туплыйбыз, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясыйбыз, бәйгеләрдә катнашабыз. Алар минем барысы да халыкара конкурслар лауреатлары.
— Күптән түгел алар белән съемкаларда да катнашасыз бугай?
— Дөрес, “Шаян ТВ” каналы гимнын яздыру буенча музыкаль проект җитәкчесе Радик Сәлимов балалар хоры табуымны сорап, мөрәҗәгать итте. Монда “Туган тел” җырын кыска вакыт эчендә өйрәнеп, башкарырга кирәк иде. Күп кенә музыка мәктәпләре баш тарарттылар. Без, минем группадагы балалар белән, бу җырны 2-3 көн эчендә өйрәнеп, каналның съемкаларында катнаштык. Видеооператор Артур Баязитов белән клип төшердек.
Шунысын әйтергә кирәк, балаларның яртысы урыслар, татар телен бөтенләй белмиләр. Күбесенең татар телендә җырлаганнары да юк иде. Ләкин мине уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, сүземне тыңладылар, бик тиз өйрәнделәр.
— Әти-әниләр балаларын татарча җырлатуга каршы түгелме?
— Дөресен әйткәндә, мин укыткан музыка мәктәбе — урыс мәктәбе булып санала, әмма монда татар балалары да бар, алар татарча җырлый. Безнең монда хәтта татарча концертлар да уза, татарча конкурслар оештыралар.
Съемкаларда катнашкан сабыйларның да ата-аналары балаларына татарча җыр өйрәтүгә бик теләп риза булдылар, хәтта аларга өйдә кабатлатып, тизрәк өйрәтергә булыштылар, аларның хезмәте бик зур.
Мәктәптә эшләгәндә мин күп кенә ата-аналарның, киресенчә, балаларын татарча җырлатырга теләүләрен күрәм. Хәтта аптырап та китәм, бу мине бик сөендерә. Мәсәлән, татар балаларына татарча җырлар бирәсең дә, ә урысларга урысча бирергә тырышасың. Бу балаларның да әниләре: “Безгә татарча да бирегез, без өйрәнәбез”, дип мөрәҗәгать итәләр. Урыс балаларын да татарча җырлатам, Аллага шөкер.