«Кайсыбызны чүп дип әйтеп була?» — Рифат Зариповның туган көнендә иң кәттә җаваплары

-- Alina

4 июньдә Рифат Зариповның туган көне. Шул уңайдан Tatar Todayга биргән кызыклы интервьюларын сезгә тәкъдим итәбез.

– Концертларыгызга билет бәяләре арттымы? Тауар, ризыклар бәясе үсте, беләсездер..

– Бензинга да, бөтен әйбергә дә артты. Төркемдәге егет-кызларга да артты. Безнең кредитлар да бар. Менә утлар аласың, берсе дә 100-200 мең генә түгел, миллионлап тора. Сәхнәбез дүртәр миллион тора, мин моны үзем сатып алдым. Ничек кредитың булмасын инде?

– Бу кадәр техник база белән алга таба планнарыгыз нинди?

– Казаннан соң Себергә гастрольгә чыгып киттек.

– Себердә дә тамашачы бармы?

– Татар яшәмәгән җир юк бит ул.

– Әгәр сиңа Президент тарафыннан татар эстрадасын “чүп-чар”дан чистарту бурычы куелса, нәрсә тәкъдим итәр идең?

– Кайсыбызны чүп дип әйтеп була? Һәркемнең үз тамашачысы бар. Мин яратмыйм икән, башкалар ярата. Болында ромашка да, кыр чәчәге дә, кычыткан да, шайтан таягы, корыган ботаклар да бар. Алар барысы да табигать өчен кирәк. Барысы да булырга тиеш… Кемгә нәрсә ошый, шуңа соклана

 – Сез милли җанлымы?

– Әйе дип ышанам. Концертларда да әйтәм. Гаиләдән башларга кирәк аны. Сәхнәгә чыгып “Татарча сөйләшегез!” дип акырып кына булмый. Дәүләт тәрбияләмәгәч, сәхнә генә тәрбияли алмый. Мәсәлән, Казанда минем баланы татар балалар бакчасына бирәсе килде. Бардык, язылдык — татар төркеме, татар балалар бакчасы. Татар төркеменә барырга теләүчеләр арасында бары ике генә кеше булды. Камилә исемле бер кыз һәм безнең улыбыз – Ислам. “Ике бала өчен татар төркеме ясап тормыйбыз” диделәр дә, урыс төркеменә керде дә китте. Син телисеңме, теләмисеңме, ул русча сөйләшә. Өйгә кайтып, “Мин сине аңламыйм, улым, татарча сөйлә!”, дим. “Ладно, хорошо!”, дип әйтә дә, китә дә бара. Әнисе белән сөйләшә. Улыбызның теле соңрак ачылып бара әле, чиста татарча да, русча да сөйләшми. Ике телне дә үзләштергәч, авыррак бара.

– Үзегездән канәгатьме сез?

– Аллага шөкер, үземнән канәгать. Мин үзем ялкау. Планнар, хыяллар, уйлар, теләкләр бар, ләкин бөтен теләгәнне эшләргә ялкаулык комачаулый. Иртән торып чапмыйм. Концерттан кайткач, соң ятыла, төштән соң гына уянам.

– Рифат, ни өчен алып баручы буларак ТНВдан, татар телевидениеләреннән югалдыгыз?

– Югалдым дип… Аның сәбәбе мин теләмәгенлектән түгел. ТНВда да, TMTVда да җитәкчеләр алышынды. Яңартып, үзгәртеп торалар. Халыкка һаман бер артистны, безне күрсәтү дә туйдырадыр дип алар башка артистларны чакырдылар, башка артистлар белән эшлиләр. Ходай насыйп итсә, исән булсак, киләчәктә бәлки тагын чакырырлар, тагын бергә эшләрбез.

– TMTVда үзегезнең хисапка тапшырулар эшләгәнсез дигән сүзләр ишетелде. Бу дөресме?

– Әйе, дөрес. TMTV – ул бит коммерцияле канал. Хәзер кайда да клибыңны илтеп бирәсең икән, беркем дә бушка күрсәтми. Фәлән-фәлән сумманы түлисең дә, радиодан да әйләндерәләр. Миңа авылга кайткач, “әй, радиодан да, телевизордан да төшмисең, шулкадәр күп акча эшлисеңдер инде”, диләр. Бу очракта радио, телевидение эшли. Акча заманасы. Кеше булып калыр өчен дә акча кирәк хәзер.

– Остазларың үзләре концертыңны килеп карыйлармы соң?

– Ел да концертлар март аена туры килә. Ул вакытта Салават абыйның Себер якларында гастрольләре була. Аннары ул кайта, без Себергә китәбез. Бер тапкыр да әле аның килеп караганы юк. Мин Салават абыйның шәкерте бит инде. Анда укып, эшләп киттем.

– “Салават аркасында үстең” дигән сүзләр күңелеңә тимиме?

– Ул сүзләр күңелгә тими. Ничек тисен? Дөресе шул бит! Яшермим, мин Салават абыйда эшләп, тәҗрибә тупладым. Күп әйберне аннан алдым. Сәхнәдә ничек сөйләшергә, ничек торырга, тамашачы белән аралашырга өйрәндем. Тамашачы гына түгел, сәхнә артында үзеңне ничек тотарга икәнлеге дә — Салават абый мәктәбе.

– Ничә кеше синең белән хезмәт итә?

– Без төркемдә 10 кеше. Казанда биючеләр өстәлеп, 12 булдык. Ике абыем белән дә гел бергә йөрибез. Гаиләләре белән Казанда яшиләр.

– Ник абыйларыңны видеолар, интернетта күрсәтмисең?

– Күрсәтәм. Сөйләгән бар бит инде. Бөтен җирдә сөйлим. Видеоларда юктыр алар. Әйтүен әйтәм инде. Илдус абыем синтезаторда уйный, ул — музыкант, оркестрда хезмәт иткән кеше. Менә аның белән дә видеолар куярбыз әле. Илгиз абый безнең төркемнең җитәкчесе дә ул, оештыручы да, оператор да. Ул тавыш көйләү аппараты артында да утыра, сәхнәне дә карап тора. Бергә эшлибез, бергә яшибез.

Бәйле