Чаллыдагы алмагач аллеясы кая киткән?!

-- irina

//Tatar Today// Ләлә Маннанова тәрҗемәсе//

Чаллыда серле рәвештә алмагач аллеясы юкка чыккан. Агачларны казып, билгесез юнәлештә алып киттеләр, дип хәбәр итә«Челнинские известия».

Аллея өч ел элек 58 һәм 59 комплекс арасына утыртылган була. Утырту эшләрен җирле халык шәхси оешма белгечләре белән берлектә үткәргән.

Бүген шәһәр халкы шау-гөр килеп, агачлар кемгә һәм нигә комачаулады дигән  сорауларга җавап эзли. Подъездларның ишекләрендә белдерүләр эленгән: халык бу мәсьәләне гомуми җыелышта хәл итәргә ниятли.

Шәһәр кешеләре алмагачның юкка чыгуын яңа сәүдә үзәге хезмәткәрләре  өчен парковка кирәк булуы белән бәйли.

Фото: chelny-izvest.ru
Мәгълүмат chelny-izvest.ru сайтыннан  алынды

 

Бәйле