Алсуның кызы җырына клип төшергәндә гадәттән тыш хәл килеп чыккан

-- irina

Алсуның кызы Микелла Абрамованың «Это любовь» җырына клип төшергәндә «Голос.Дети» бәйгесенең икенче финалисты Ержан Максим белән төшерү мәйданында күңелсез хәл килеп чыккан.

Дни ру хәбәр итүенчә, малай велосипедтан егылып, кулына зыян китергән. «Безнең монда бәхетсезлек очрагы», — дип комментарий биргән әлеге хәлгә Микелла.

Малайга тиз арада беренче ярдәм күрсәтелгән һәм ул клипта төшүен дәвам иткән.

Фото:  www.cosmo.ru/stars 

Чыганак:  www.cosmo.ru/stars

Бәйле