// Tatar today //
Дилә Нигъмәтуллина үзенең инстаграм битендә Альбина Апанаева белән икесе арасында булган кызык хәл турында сөйли.
Алар 8 ел бергә бер фатирда яшәгәннәр икән. Диләнең абыйсы Булат Нигъмәтуллин әлеге фатирга килгәч, бервакыт Дилә белән Альбинаның тавышларын аермаган. Дилә белән Альбина шул хәлдән соң, тавышларын яздырып караганнар. Тыңлап караганда, үзләре дә шаккатканнар, тавышларын аера алмыйча, буталып беткәннәр. Әлегә кадәр алар бу турыда белмәгән. Альбина Диләгә гел әйтә торган булган:»Ир кеше булсаң, ир буларак бик килешер идең син миңа»,- дип.
Мәгълүмат Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграм битеннән