Бәхетемне дистә еллардан соң гына тапканыма үкенәмме соң? Юк, мөгаен. Хәзер мин – яраткан кешем янәшәсендә. Әйләнә-тирәмдәге бөтен кешегә каршы чыгып булса да…
Дамирның безнең сыйныфка укырга килүен хәзергә кадәр хәтерлим әле… Укытучы апа дәрескә кап-кара чәчле малайны җитәкләп керде. Ул безнең «яңа» классташыбыз иде. Аны минем белән бер партага утырттылар. Матур зәңгәр күзләрен тутырып каравыннан оялганым әле дә истә. Шул көнне үк без аның белән дуслаштык. Дуслыкның мәхәббәткә әйләнгәнен үзебез дә сизми калдык. Тугызынчы сыйныфтан соң Дамир укырга башка шәһәргә күчте. Бик авыр иде, тик сирәк очрашулар хисләребезне ныгытты гына, ләкин аның әти-әниләре дә, минекеләр дә безнең мөнәсәбәтләргә җитди карамады.
Мин – университетның беренче курсын, Дамир училищены тәмамлаганда өйләнешергә карар кылдык. Тик бу хакта әти-әниләребезгә ничек әйтергә белми йөдәдек. Сюрприз ясарга булдык. Ике якны да кафега чакырып, ниятебезне җиткердек. Тик йөзләреннән сюрпризның килеп чыкмаганын аңладык. Алар дүртесе дә, беравыздан, өйләнешерегә иртә әле дип, кырт кисте. Кич буе миңа (аңа да, күрәсең) Дамирның безнең гаиләгә тиң түгеллеген аңлаттылар. Шулай итеп, җиде юл чатында басып калдык, әти-әниләргә каршы барырга кыймадык. Ул вакытта күпме яшь түккәнмендер… Без аерылыштык…
Укуны тәмамладым да, икенче шәһәргә күчеп киттем. Балачак мәхәббәтем хакында бик авыр булса да, искә төшермәскә тырыштым. Берничә елдан акыллы, төпле генә бер егетне очратып, кияүгә чыктым. Яши башлагач, тормыш ага да ага икән. Балаларыбыз туды. Без бик үрнәк гаилә булып яшәдек. Артык хисләргә бирелеп гомер итмәдек. Бер-беребезне башны югалтыр дәрәҗәгә җитеп яратмадык та бугай. Кирәк дип, җиргә нык басып яшәдек.
Әнә шулай 18 ел үтте. Олы кызым белән университетка документлар тапшырырга чыгып киттек. Кабул итү комиссиясеннән чыкканнан соң, ашыкмыйча гына уку йорты янындагы паркны әйләнеп килергә булдык. (Автовокзалга барырга иртә иде әле.) Бераз йөргәч, эскәмиягә барып утырдык. Күрше утыргычта бер кыз бала утыра иде. Күз кыры белән генә аны күзәтәм. Борчыла, минут саен диярлек телефоннан шалтырата. Сөйләшү барышыннан аның әтисен көткәнен аңладым. Ниһаять, әтисе килде. Килде… Дамир!.. Миңа ул бөтенләй үзгәрмәгән кебек тоелды: шул ук уйчан зәңгәр күзләр, йөзендә шундый ук елмаю… Ул да мине танып алды. Бер-беребезне белмәгән кыяфәт чыгармадык, андый теләк тә булмады бугай. Күрешеп, сөйләштек. Ул үзен бик тыныч тотты. Саубуллашкан чакта кулымны кысты. Шундый каты итеп кысты ки, бу вакытта аның эчендә уйнаган бөтен утны сиздем. Ул үзенең визиткасын калдырды. Мин аны башта ыргытмакчы да идем, тик аның тавышын тагын бер кат ишетергә теләвемне аңладым. Очраштык һәм… үткәннәргә кайтып киттек… Әйтерсең, ансыз үткән еллар булмаган да. Без аның белән һаман да яшь кыз белән яшь егет идек. Гаиләләребезне бик яратсак та, күзләребездә бер-беребезгә карата мәхәббәт уты дөрләгәнен күрдек…
Хыянәт иткәннән соң, ирем белән бергә яши алмадым. Аерылдык. Дөрес, башта ул моңа риза булмады. Уйлыйм әле, диде. Ә Дамир дөресен сөйләгәннән соң, аның гаиләсендә зур гауга чыкты. Хатыны өйдән куып чыгарды, ә кызы гомерендә гафу итмәячәген әйткән. Дамирның гаиләсе минем аркада таркалганын белгәч, әнисе шалтыратып ниләр генә әйтеп бетермәде. Ләкин миңа инде күптән 20 яшь түгел иде. Балаларым башта минем белән аралашырга теләмәде. Бигрәк тә олы кызым, чөнки ул Дамирның кызы белән вузның бер корпусында укый иде. Очраша калсалар, бер-берсен күрмәмешкә салышып узганнар. Бик авыр вакытлар булды ул. Ләкин яшьлектә яраткан ярымнан аерылганда җан ныграк әрнегән иде. Әкренләп якыннарыбыз безнең бәхетне кабул итә алды. Ә без Дамир белән, тормышның тәмен табып, бер-беребезгә терәк булып, инде сигез ел бергә яшибез. Ул еллар минем тормышымның иң бәхетле чоры. Гаеп тә итәрсез. Оятсыз дип әрләүчеләр дә булыр, тик күпчелек хатын-кызлар мине аңлар. Җан сөйгән кешең белән яшәгәндә генә тормыш матур бит ул…
Түбән Камадан Асия
Мәгълүмат syuyumbike.ru сайтыннан