Чаллыда 69 яшьлек ир-ат хатынына пычак белән ташлана

-- Alfia

28 июльдә, якынча 16 сәгатьтә, Чаллыда 31 нче комплекстагы йорт фатирында ир белән хатын арасында җитди аңлашылмаучанлык килеп чыккан.

69 яшьлек ир-ат, ачуы килеп, аш-су бүлмәсендәге пычак белән хатының күкрәк өлешенә кадаган. Каты тән җәрәхәте алган 65 яшьлек зыян күрүчене «ашыгыч ярдәм”  машинасында хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар.

Ир тоткарланган. Вакыйга урынында пычак табыла. Низагның сәбәбе билгесез. Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу факты буенча полиция тикшерү үткәрә. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган.

 

Мәгълүмат: chelny-izvest.ru

Бәйле