Татарстанда зур югалтуларга китергән юл һәлакәте: зыян күргән җиде кешенең берсе вафат

-- Alfia

Татарстанның Әлмәт районында ике җиңел автомобиль бәрелешкәндә зыян күргән җиде кешенең берсе хастаханәдә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бер зыян күрүче бүген хастаханәдә үлгән. Тагын ике кеше «Татнефть» хастаханәсендә реанимациядә. Тагын дүрт кешене табиблар амбулатор дәвалауга җибәрделәр», — диде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле