//Фото-видео Tatar Today// Рөстәм Исхакый//
Халык артисты Салават Фәтхетдиновның Казанда августта 31 сезон концертлары башланып, ул анда муллалар турында мәзәк сөйләгәч, интернетта бик каты бәхәс купты, хәттә берәүләр халык артистыннан гафу үтенү таләп итеп ачык хат та юллады. Без бу турыда Салават әфәнденең үзеннән сорарга булдык.
– Кайбер муллалар концертыгызда яңгыраган үзләре турындагы мәзәктән соң “елап алдылар”, ачык хат та юлладылар. Ә халык аны аңлады, ошатты. Ул мәзәкнең сезнең концертка керү тарихи ничегрәк булган иде?
– Ул мәзәккә йөз ел. Һәр кеше үзен идеаль дип уйлый. Һәрбер мәзәктән проблема эзли башласаң, бу дөньяда яшисе дә юк, шул проблеманы сүтеп кенә утырасы була. Юморны аңламаган кешеләр белән мин бәхәсләшмим дә. Кайбер халык бит үзләре турында анекдотны үзләре чыгара. Үзеннән үзе көлә белмәгән, үзенә критика ясый алмаган милләт милләт булып үсә алмый.
– Бу муллалар үзләрен идель итеп күрергә телиләрдер бәлки, мулла образын идеальләштермәкчеләр…
– Мин Аллаһка шул чаклы ышанам… Минем йортымда аерым бүлмә дә бар намаз укый торган, килгән кешеләр рәхәтләнеп кереп укыйлар. Мулла килә дә китә ул, ә Аллаһ Тәгалә бер генә.
Шуңа күрә моны аңламаган муллага мөрәҗәгать итәм: килсен миңа. Килсен, минем белән сөйләшеп утырсын, мин аңа җавапны бирермен.
Минем менә дигән укый торган хәзрәтләрем бар, егермешәр ел йөрим бер урынга: Мәрҗәнигә барам мин, эчем пошканда, шалтыратып укытам. Рөстәм белән китәбез икән ярышларга, мәчеткә кереп, хәерләрне биреп, укытып чыгып китәбез: күңелгә бит тынычлык кирәк. Бөтен ышаныч кайвакыт бер Аллаһ тәгаләдә генә кала. Кеше кемгә дә булса, нәрсәгә дә булса ышанырга тиеш бит. Менә бу ышаныч.
– Яшегез үскән саен, Аллаһ белән элемтә булгач, тоемлаулар сизәсезме? Бер әнгәмәдә сез концертның ничек барачагын фаразлавыгызны әйтәсез. Биш минутта шулай булса, аннан шулай булачак дисез.
– Беренчедән, ул хорафат инде. Ходайга ышанган кеше андый булырга тиеш түгел. Нишлисең, без шундый тәрбиядә үскән. 60-70-80 ел яшәдек Алласыз да, мулласыз да. Кирегә кайтыр өчен бит берничә чор үтәргә тиеш. Мин ул чорда туган бала, без мәчетсез үстек авылларда. Минем балалар башка төрле инде. Минем Җәннәт…
– Исемен кем бирде?
– Үзләре таптылар аны. Ничә яшь икәнен дә белмим, өч яшьме икән аңа, ике ярыммы, бисмилләсез авызына ризык капмый.
– Кем өйрәтте?
– Әти-әниседер инде. Бер кызык хәл сөйлим әле, мин аны кызык итеп сөйлим, ләкин ул кызганыч. Килгән дә бер дустымның оныгы ашаган инде бездә. Пешекче ападан сорый икән: «Шулчаклы тәмле пешергәнсез, нәрсә белән пешердегез», — дип. “Бисмилл” белән пешердем», — дигән пешекче. Өйләренә кайтып, дәү әнисенең башын катырган, Салават абыйлардан бисмиллә сорап торыгыз әле, тәмле була икән бисмиллә кушып пешерсәң дип. Ул аны ингредиент дип аңлаган. Көлке, ләкин кызганыч. 4-5 яшьлек бала әле дә бисмиллә әйтә белми. Татар баласы. Бу кызганыч кына да түгел, бу куркыныч.