Ришат Төхвәтуллин: “Гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым”

-- Alfia

// Татар Тудей //

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыкты. Җырчы туйдагы хис-кичерешләре белән бүлешә.

Ришат Төхвәтуллин Айгөлнең кечкенә чакларын искә ала. Сеңлесенә яхшы тормыш иптәше теләсә дә, Айгөлне кияүгә бирү мизгелен күз алдына китергәне булмаган икән әле аның. “Айгөлне ап-ак туй күлмәгеннән күргәч, гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым”, – ди ул.

Бәйле