Татарстанда Казан-Оренбург трассасында ике кеше җитди авариянең корбаны булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
«Бүген, 27 август, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чистай районында ике «Лада» машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юл читенә төште һәм янды», – дип сөйләделәр авария шаһитлары.
Ике машина шоферы да юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күпсанлы имгәнүләр белән ике җиңел машинаның пассажиры хастаханәгә китерелде.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar