// Татар Тудей //
Башкортстанның Илеш районы Торачы авылында шарлар элеп, «заманча» тукталыш ачалар.
Әлеге тукталыш укучыларга мәктәп автобусын көтәргә бик уңайлы, начар һава шартларында да балаларга җил-яңгыр куркыныч түгел. «2009 нчы елда мәктәп ябылганнан соң, укучыларның ап-ачык җирдә басып торырга мәҗбүр булганнарын искә алмаганбыз», — дип уртаклашты әлеге районның активисты Мәрьям Шәмсиева.