Перьм шәһәре суды үзенең 35 яшьлек улын буып үтергән 63 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган, дип хәбәр итә “АиФ». Ир 6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, дип билгеләп үтелә. Бу хәл 2019 елның апрелендә булган.
Улы ызгыш вакытында берничә тапкыр әнисенә суга, шуннан соң әтисе аны буып үтерә. Улы беркайда да эшләмәгән, эчкән, әти-әнисе белән еш тавышланган. Ата-аналар үзләре, кыйнауларга карамастан, түзеп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән.
Чыганак: www.mk.ru