Чаллыда бер чит ил машинасы икенчесе өстенә “парковка” ясаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.
Шаһитлар мәгълүматына караганда, юл-транспорт һәлакәте 30 комплекс тирәсендә җәмәгать транспорты тукталышында булган.
Кадрларда чит ил машинасы шоферының юл читендә калдырылган икенче машина өстенә “менүе” күренә.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
–
–