//Татар Тудей //
Рөстәм Нәбиев һәм аның хатыны Индираның икенче бәби көтүләре турынд без язган идек инде. Ул вакытта сабыйның кем булачагын үзләре дә белми иде.
Ниһаять, Рөстәм белән Индираның аккаунтларына язылган меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле булды. Рөстәм бу уңайдан видео белән уртаклашан. Аннан аңлашылганча, гаилә икенчегә кыз бала көтә.
— Сабыйның кем булачагын белер алдыннан, без һәм барлык кунаклар белән аңа видеомөрәҗәгать юлладык. Ул бик ихлас һәм дулкынландыргыч килеп чыкты, — ди Рөстәм.