Татар Тудей // Татар Бүген
Соңгы арада Айдар Рәкыйпов яшен тизлеге белән татар эстрадасын яулап килә. Иҗаты, кызлары, планнары турында без җырчы белән аралаштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
– Ярты ел эчендә бик актив иҗат юлына бастың, моңа нәрсә этәргеч бирде? Каян көч, акча, вакыт табасың?
– Әйе, мондый активлашу минем февраль аенда “Minstar” продюсерлык үзәге белән килешү төзүгә бәйле. Шушы ярты ел дәвамында 16 дан артык җыр язылды, 4 клип төшерелде һәм иҗат итүдән туктарга җыенмыйбыз. Тамашачыларыбызның артуы, халыкның эшебезгә карата фикерләр җиткерүе, безне тагын да илһамландыра, көч бирә, чөнки без алар өчен эшлибез.
– Клипларга зур игътибар бирәсез? Бу сине күбрәк белсеннәр, танысыннар өчен эшләнеләме?
– Миңа калса, һәрбер җырчының үз җырына карата башта ниндидер сурәт барлыкка килә һәм шул сурәтне, әйтәсе килгән фикерен ул клиплар аша халыкка җиткерергә тели. Мәсәлән, “Бәхетемне килә табасым” җырын күзаллау безнең чынга ашты, без аны халыкка тәкъдим иттек. Башка клиплар белән дә шулай.
– Татар клипларында ясалмалык күп, креативлык юк диләр. Синең “Бәхетемне килә табасым” клибына да мактау сүзләре белән бергә безнең Инстаграмда ясалма клип, уйный белмәүче кызлар дигән тәнкыйди сүзләр булды, бу фикерләр белән килешәсеңме?
– Бу җырга башкача стильдә клип төшерү күз алдына да килмәде, чөнки җыр гади, халыкчан. Кызларга килгәндә, монда актрисаларны махсус чакырмадык, чөнки алар уйный, килештерә белә. Кызларның шул мизгелдә, шул вакытта булган чын тойгыларын күрсәтәсе килде.
– Күп кызлар катнаштыру идеясе синеке идеме? Кастинг үткәрдегезме, ничә кешедән ничәсе сайланды?
– Күп кызлар төшерү идеясен безгә сценаристлар тәкъдим итте. Бу идеяне бик ошаттык. Клипта катнашырга кызлар кирәклеген үзебезнең социаль челтәрләрдә урнаштырдык. Әлбәттә, араларында күптән дус, таныш кызларым да бар.
– Кызлар канәгать иде кебек бу процесстан, син канәгать калдыңмы?
– Авыл егете буларак, минем бик тә авылны күрсәтәсе килде. Әлбәттә, без бу процесстан бик канәгать. Катнашучылар да: “Тагын клип төшерсәң, мөрәҗәгать итәрсең”, дигән теләктә калды. Кем белә, бәлки, бу клипның да дәвамы булыр.
– Ул кызлар арасында чын-чынлап сине гашыйк итәрлеге бар идеме? Хәтта ул кыз сине каушаткандыр да, клибыңдагы кебек.
– Соңгы арада бу бик актуаль сорау. Кайда гына барсам да: “Кайчан өйләнәсең? Кемне яратасың? Кемгә гашыйксың?”, дип сорыйлар. Бу сорауны мин ачык калдырам, чөнки бүгенге көндә аңа җавабым юк.
– Синең хыялыңдагы кыз нинди? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Шуны аңларга кирәк, базарга барып, тотып карап, сайлап ала торган нәрсә тугел, Ходай ниндине насыйп иткән иде.
– Ни өчен нәкъ менә Василий, аны клипка чакыру идеясы каян килде? Ни өчен Кукмарада, Василий эшләгән авылда ук, тракторлар темасына клип төшермәдегез?
– Василийның тормышка, эшенә карата булган мөнәсәбәте, яшәү рәвеше, тулаем образы безнең клипка бик яхшы туры килер, дип уйладык. Үзебезнең идеябезне аңа тәкъдим иткәч, бик теләп ризалашты. Җырны тыңлаган булсагыз, ул мәхәббәт темасына кагылган, халыкчан җыр. Василий авылында, трактор темасына төшерсәк, урынлы булмас иде кебек.
– Алга таба планнарыгыз зурдан кебек, артислар, группа җыясыз. Бу нинди максаттан, сез Элвин Грей лейблы кебек зураячаксызмы әллә? Зураеп гастрольләргә чыгарга әзерләнәсезме?
– Әйе, дөрес әйттең, чыннан да зурдан. Быел декабрь аенда Казанда иң беренче сольный концертым узачак. Мин моңа ничә еллар килдем һәм бүгенге көндә бу вакыйгага әзермен, чөнки җырларым, халыкка әйтәсе, җиткерәсе килгән фикерләрем тупланды. Әлбәттә, гастрольләргә чыгуны да планлаштырабыз.