// Татар Тудей // Татар Бүген //
7 октябрь Казанның Филармония залында җырлы гаилә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың «Пар алма» дип исемләнгән концертлары узды.
«Пар алма» дигән исем концерттагы һәр күренешкә, чыгышка юнәлтелгән иде. Парлы гаилә дуэтлары чыгышы, алып баручылар, уртак тормыш турындагы мәзәкләр — болар барысы да моңа ачык дәлил булып тора. Хәтта алып баручылар уенга да парлап килгән гаиләләрне дәшеп алды һәм гаилә тормышына караган үзенчәлекле сорау-биремнәр яудырып, аларга бүләкләр өләшеп, тамашачының күңелен күрде.
Әйе, әлеге кичәне, чын мәгьнәсендә гаилә бәйрәме дияргә була. Алар үзләре дә аны шулай дип атады. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың бергә гомер итүләренә 10 ел. Программа аларның бу бәйрәменең асылын тулысынча ачып бирде. Баһлар гаиләсенең тулы составта искиткеч мәгънәле җыр башкаруы гына да ни тора иде.
Концертта җылы мохит тудыруда Илназ һәм Гүзәлнең тамашачы белән ихлас аралашуы да мөһим роль уйнады. 10 ел бергә үткән юлларының хатирәләре белән бүлеште алар.
⠀
«Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Ләкин барыбер гаиләбездә күңелле мизгелләр күбрәк булды, Аллага шөкер», — диде Гүзәл Идрисова.
⠀
«Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Ләкин барыбер гаиләбездә күңелле мизгелләр күбрәк булды, Аллага шөкер», — диде Гүзәл Идрисова.
Моннан 10 ел элек булган уртак хатирәләрне дә искә төшереп үтте Баһлар гаиләсе. Бервакыт Арчага җырларга чакыргач, Казанда бөкеләр булу сәбәпле, ике араны 23 минутта үткәннәр алар. Ләкин концерт 1 сәгатькә соңрак башланган. «Һәм мин шунда бөтен нәрсә уйлаганнарымны чәчеп салдым. Болай ярамый. Әле матур гына гаилә корасы бар, сәламәтлек мөһим, әз генә соңга калсак та була дидем», — ди Гүзәл Идрисова. Хәзер инде гаилә белән булганда, Илназ Баһ тизлекне арттырып йөрми икән.
Гомумән, җырлы гаиләнең әлеге концерты үзенчәлекле иде, чөнки биредә 10 ел элек булган хәлләрдән бүгенге көнгә кадәр «җыр күпере» салынган. Ә Хәния Фәрхи репертуарыннан «Ышан бары йөрәк авазыңа» дигән җыр башкарылганнан соң, тамашачының аягүрә басып Баһлар гаиләсен алкышлавы аерым игьтибарга лаек. Чыгыш ясаган дуслары-туганнары, шулай ук сәхнәгә менеп котлаган якыннарының җылы сүзләре дә моңа тагын бер сәбәп булып торадыр, мөгаен.
Татар-информ фотолары