- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Фигуралы шуу остасы Татьяна Тотьмянина онкология үзәгендә узган операциядән соң, беренче тапкыр мәгълүмат чаралары белән очрашты.
“Сезнең алда баш иябез!Рәхмәт!”- ул онкоүзәк табиблары белән бергә фотога төшкән.
Хастаханә табиблары пациентка тулы операция түгел, ә лапароскопик операция ясаган, шикле тукымаларны шунда ук анализга алдылар, дип хәбәр итә. Нәтиҗәдә, яман шеш булмаган, диагнозы – үт куыгының полипозы. Фигуралы шуу остасы тиз төзәлүгә бара, операциядән соң икенче көнне үк ул мөстәкыйль рәвештә басып тора башлады, дип хәбәр ителә.
Чыганак “МК” фото: Лилия Шарловская