Бер россияле мулланы табарга теләп, мәчеткә ут төртә

-- Лейла

Ир полицейскийларга 3 ноябрьдә, бу хәл булган көнне, исерек хәлдә булуын сөйли. Бу хәл Уфада «Хәмзә» мәчетендә була. Мәчет яныннан үткәндә, ишекләрнең бикләнмәгәнлеген күргән. Карангы мәчеткә кергәч, ул мулланы табарга теләп, шырпы кабыза. Беркемне дә күрмәгәч, шырпыны идәнгә ташлый һәм урмга чыгып китә. Шуннан соң мәчеттә пожар башлана.

Россия Җинаять кодексының 167 маддәсе («аңлы рәвештә юкка чыгару яки милекне зыян китерү») буенча җинаять эше кузгатылды. 39 яшьлек шикләнелүче бу хәл турында үкенүен белдерде.

Чыганак: Лента.ру

Бәйле