Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара. Тикшерүнең төп сәбәбе — тәрбияченең баланы этеп җибәргәнен төшергән видео. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдәге пабликларның берсендә кулланучылар Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланган. Аларның сүзләренә караганда, ул балалар белән артык рәхимсез мөгамәләдә. Хәбәргә шулай ук видеоролик та беркетелгән, анда тәрбияче бер сабыйны аркасыннан этеп җибәрә, шуннан соң бала егыла. Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.
«Республиканың Арча районы прокуратурасы бу факт буенча тикшерү үткәрә. Нигезле дип табылса, тиешле прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», — дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.
Билгеле булганча, бу хәл Арчадагы 8нче балалар бакчасында 17 декабрьдә булган. Агентлык мәгълүматларына караганда, 28 декабрь көнне балалар бакчасы тәрбиячесе үз теләге белән гариза язып эштән киткән.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar