Башкортстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә ятим калган биш баланың язмышы нинди булыр?

-- Alfia

Яңа ел кичендә Башкортстанда Дүртөйле юлында булган һәлакәттә ике яшь хатын үлеп, балалар җәрәхәтләнүе турында язган идек инде. Әниләрен югалткан сабыйларның язмышы беркемне дә битраф калдыра алмый.  

Һәлак булган Римма Гарифулинаның энесе Алмаз болай ди:

—  Аның ире биш ел элек үлде. Ирен җирләсә дә, яшәвен дәвам итте. Аның өч баласы — игезәк малайлар һәм кызы бар. Сеңлем белән энемнәр ятим калды. Малайларның исеме Рәдис белән Рәдим, кыз Азария исемле. Авариядән соң Гөлнара шул ук мизгелдә үлә, ә апам дәваханәдә җан бирә. Рәдис комадан әле һаман да чыкмады. Рәдимнең аягы-кулы сынган. Аңа операция ясадылар, хәзер инде ул реанимациядә түгел.

Балалар ятим калды. Әтиләре дә, әниләре дә күктә. Хәзер аларның язмышлары хәл ителә. Балалар йорты — ул төрмә кебек.  Шуңа күрә балаларны Риманың әти-әнисе үзләренә алачаклар.

Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Риманың энесенең Сбербанк картасы: 4276060041077804, телефон номеры: 89964015714 (Шакиров Алмаз Азатович)

Шул ук авариядә һәлак булган Гөлнара Мамлеевага 22 декабрьдә 26 яшь тулган. Аның 3 яшьлек Алинә исемле кызы һәм 5 яшьлек Айвар исемле улы калган. «Әтиләренең чыгып китүләренә апрель аенда өч ел була. Балалар әтиләрен белмиләр дә. Ай саен ике балага өч мең акча бирүдән башка берничек тә ярдәм итми иде. Өч мең акча балалар бакчасына йөрер өчен түләнә. Ә нәрсәгә яшәргә? Әтиләре бу хакта уйламый да. Ә хәзер, Гөлнара үлгәч, балалар кирәк булган, — ди аның сеңлесе Земфира.

Аның Сбербанк картасы: 5469060025088532 (Гарифуллина Земфира Данисовна) Телефон номеры: 89374909452.

Бу һәлакәткә кагылышлы фото, яисә видеоязмалар булса, хокук саклаучыларга тапшыруны үтенәләр.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле