«Минем башка юлым юк иде» — Рамил Шәмсетдиновтан ачык хат

-- Alfia

Гаскәрдә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, аның кулыннан һәлак булган солдатлар гаиләләренә мөрәҗәгать итте.

«Булдыра алсагыз, мине гафу итүегезне сорыйм. Минем башка юлым юк иде», ди ул.

«Мин хезмәт итәргә, Ватанымны сакларга теләдем, хезмәтемнән соң тормышымны армия белән бәйләргә дә теләгән идем. Ләкин үземнең шундый җәһәннәмгә эләгүемне көтмәгән идем. Беркая да качып та, зарланып та булмый иде», ди Шәмсетдинов.Хатның чынлыгын Азатлыкка Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев раслаган.

Бәйле