Йортларга газ кергәннән бирле җәннәттә яшибез кебек диләр михнәтне күп күргән өлкәннәр. Дөрестән дә, күмер яки утын әзерлисе-ягасы юк, нибары кранны борып, шырпы гына сызасы бит. Әмма сак эш итмәсәң, зәңгәр ягулык хәтәр көчкә әйләнергә мөмкин.
Быел мин үзем газ җайланмалары көйсезләнүдән интектем. Газ казанының кайбер детальләрен һәм төтен чыгу торбасын алыштырырга туры килде. Безнең участок өчен җаваплы хезмәткәр, кибеттән алган торбаны кирәгенчә кисеп, аерым буыннарын ялгап, урнаштырып китте. Әмма тоташкан җирләреннән газ исе чыкканлыктан, кабат чакыртырга туры килде үзен. Бу юлы ул әлеге урыннарны фольгалы скотч белән урады. Инде барысы да тәртиптә дип шатлануым гына озакка бармады: газны кабызгач, өй эченә янә агулы ис тулды. Аерым котельный да юк ичмасам, ишеген ябып кына куяр идем.
Ярый әле көз җылы килде: газны аз гына яндырып алам да, ишекне, форточканы ачып, өйне җилләтәм. Төнгә бөтенләй яндырмыйм: агуланып харап булырмын яисә шартлар дип куркам. Район газ оешмасыннан авария хезмәтен чакыртмыйча булмас инде, мин әйтәм.
Шул көннәрдә гаҗәеп төш күрдем: өйгә мәрхүм әтием белән әнием кайтып керделәр. Кысып кочаклап, хәлләрен сораштым. “И-и, авыр инде миңа, бер торам, бер ятам, газ исе килә бит”, – диде әнием. Шулчак ни күрим: газ торбасы янында бер ир нидер эшләп маташа. Тик үзе идәнгә басмаган, һавада эленеп торган кебек. Ни кызганыч, шул урында төшем өзелде. Шулай да әти-әниемне күрә алуыма бик шатланып уяндым. Еллар үткән саен сирәгрәк керәләр шул төшемә.
Иртән, газны кабызып җибәргәннән соң, бакчага чыгып, көзге мәшәкатьләргә чумдым. Аннары, янә өйгә кереп, җилләтергә җыендым. Әмма… газ исе килми бит! Торба янына килеп тә иснәп карадым: юк инде ис! Бермәлгә тораташтай катып калдым. “Теге дөнья”дан әти-әнием ияртеп килгән белгеч рәтләгән була түгелме соң?
Шул көннән соң ис бөтенләй юкка чыкты. Мәрхүмнәр барысын да белеп ята дигән сүзләргә шикләнеп карый идем. Хәзер фикерем үзгәрде. Кемнедер моңа ышандыру өчен язмадым, булган хәл белән уртаклашасым гына килде.
Мәгълүмат Матбугат.ру Татарстан Яшьләре