// Татар Тудей // Татар Бүген //
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова инстаграмда үзләре белән булган хәлләрне сөйли килә. Бу юлы ул уллары Айдар белән сөйләшен язды.
Эльмира Каһирова әйтүенчә, олы уллары әти-әнисенә башка бәхәсләшмәскә кушкан. Әнисенең “без бәхәсләшә башласак, кисәтү ясарсың”, дигән сүзенә Айдар: “Яхшы, әника! Ләкин мин ике тапкыр кабатламаячакмын”, – дип җавап биргән. “Филүс, шулай булгач, башка ачуланышмыйбыз”, – дип комментарий калдырган Эльмира.
Мәгълүмат Эльмира Каһирова инстаграмыннан
–
–