Хакасиянең Югары суды 47 яшьлек ир һәм 42 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарган. Алар үзләренең 11 айлык оныгын мичтә яндырганлыгы турында хәбәр ителде.
Бер ел элек Хара авылында исерек ир оныгын янып торган мичкә салган. Аның алдыннан исерек әбисе буып үтерергә маташкан. Бу җинаятьне алар баланың туктамыйча елавына түзә алмау белән аңлаткан.
Суд әбине — 9, бабайны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Сабыйны хәмер колларына кем калдырып киткән? Опека органнары кайда булган? Әлеге вакытта бу сорауларга ачыклык кертелә.
Мәгълүмат Кызыл Таң