Илсөя Бәдретдинова: «Хәлемә керегез…»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тавышы «өзелгән». Шунлыктан ул инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итте.

«Концертларыбызны кичектерергә мәҗбүрбез. 6 февраль һәм 7 февраль Балык Бистәсендә, Теләчедә буласы  концертлар 2, 12 апрельгә күчерелә. Ниндидер уңайсызлыклар кичергәнегезне беләм. Зинһар өчен, гафу итегез, хәлемә керегез, ачуланмагыз инде. Сәламәт булыгыз», ди Илсөя Бәдретдинова.

 

Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинова инстаграмыннан

Бәйле