Ришат Шакиров: «Сез аның балалары турында уйладыгызмы?» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров социаль мессенджерларда бер хатынның шәхси тормышына караган видео таралу белән бәйле кеше хокукларын искә төшерде.

«Социаль мессенджерларда безнең район кешесенең шәхси тормышына караган видео таралган.
Башка кешенең шәхси тормышына кагылырга ярамый. Бу Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән. Моны эшләүне дәвам иткән кешене хөкем көтә.

Сез аның балалары турында уйладыгызмы? Шул видеоны караганнан соң, алар бөтен гомерләренә психологик травма алырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта хатын-кызның гамәлләрен дә акламыйм», ди Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров.

Бәйле