12 мартка каршы төндә Иркутск өлкәсендә коточкыч янгын була. Фаҗигадә өч бала, ике олы кеше янып үлә.
Казачинское авылында күпбалалы гаилә йоклап ятканда өйләре яна башлый. 00.45 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Коткаручылар урынга килгәндә өйне ут камап алган була. Ялкынны 01.15 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Хәрабәләр астында биш кеше мәете табылган.
«Янгында 1993, 1995 елда туган олы кешеләр, 2013, 2016, 2017 елда туган балалар һәлак булды», — дип хәбәр итә Иркутск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Янгын чыкканда күпчелек очракта кешеләр йоклаган килеш һәлак була, ди белгечләр. Моны булдырмас өчен янгын турында хәбәр итә торган җайланма куярга киңәш ителә.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru