//Татар Тудей//Татар Бүген//
Җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсендә булган кайгы турында без язган идек инде. Шушы көннәрдә җырчы әнисенә багышлап җыр яза.
“Бу җырны без багышладык Әниемнең якты истәлегенә,”-дип язы җырчы үзенең инстаграмында.
Илдәге үзизоляция вакытында аңа җырны диктофонга гына яздырырга туры килә. “Артык каты хөкем итмәгез”- ди җырчы үзе бу турыда.
Җыр яздыруда ярдәм иткән Марат Гайсин, Айгөл Вәлиуллина, Раил Өметбаев һәм Элина Нургалиевага ул үзенең зур рәхмәтенбелдерә.
–
–

