Ял көне иртән ишегалдында торучы машиналарның өсләренә ниндер яуган иде. Сабын күбеген хәтерләтте ул. Баштарак Казанда йортларны дезинфекцияләгәннәрдер дип уйладык.
Баксаң, юк икән. Идарәче оешмага шалтыратып белешкәч, беркем берни сиптермәде, диләр. Нәрсә булган соң? Бу хакта интернетта да шау-шу килделәр. Күп кенә район халкы әлеге күренешкә тап булган.
– Алдагы көнне генә тәрәзәләр юган идем. Ял көне иртән торып карасам, төньяк тәрәзәләр пычранган. Ниндидер ак матдә сыланган. Дезинфекция ясаганнардыр дисәң, безнең авыл урамына бернинди машинада керә алмый. Тыкрык тар, – ди Биектау районында яшәүче Гөлнур Сибгатуллина. Балтач районының Чепья авылында яшәүчеләр кар яуганын гына күргәннәр. Ә менә Арчада яшәүче Алсу Хафизова да иртән тәрәзәләрдә ак тап күргән. “Ул яуган әйберне бетереп тә булмый. Икенче көнне яңгыр яуды, ул да юмады,– ди.
КФУның метерология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев борчылыр урын юк, ди.
– Әлеге кунык (налет) – һава температурасы балансы һәм атмосфера басымына бәйле барлыкка килгән утырым формасы ул. Бу – сирәк, ләкин нормаль күренеш, – ди ул. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев та борчылмаска куша.
– Кар белән нидер төшү – начар күренеш түгел. Элек бездә асфальт салалар иде. Хәзер күбрәк вак таш кулланалар. Татарстанда известь күп. Мин бу күренешне аның һавага күтәрелеп, су парлары белән җиргә төшүе дип уйлыйм. Шул гына, – ди ул. Форсаттан файлдаланып, көннәр кайчан җылытыр икән дип тә сорадык.
– Кичә сыерчык бураны булды. Сыерчыгы килсә дә – бураны килмәгән иде әле. Бик сөендем. Юкса, хәлләр мөшкел иде. 2010 елга караганда да, җирләр коры икәнен чамалап алдым. Бу явым-төшемнәр бик әйбәт булды. Тиздән инде көннәр җылытачак.
Чыганак: Ватаным Татарстан